Авылда бәйрәм кичәсе
14 февраль көнне Урта Йорткүл мәдәният йортында Гашыйклар көне уңаеннан "Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә..." исеме астында матур бәйрәм кичәсе үткәрелде.
Программаны мәдәният хезмәткәрләре Зөфәр һәм Айсылу Вәлиевлар әзерләде. Бәйрәмгә гаилә парлары чакырылды. Алар төрле уен-конкурсларда көч сынаштылар, алып баручыларның сорауларына тапкыр җаваплар эзләделәр, җырладылар, биеделәр, кыскасы, ирләр бу көнне хатыннарына аеруча зур игътибар күрсәттеләр. Бәйрәм кызыклы һәм мавыктыргыч үтте, чакырылган парлар бәйрәмнән күтәренке күңел белән таралышты. Авылда яшьләр әз булса да халык күңелле яши, үткәрелгән чараларда теләп катнашалар. Мәдәният йортында моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.
Айсылу Әхмәтҗанова,
Урта Йорткүл авылы китапханәчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев