Ансамбльнең уңышы
“Веселая компания” ансамбле Казан шәһәрендә узган “ART перспектива” сәнгать конкурсында уңышлы чыгыш ясады.
“Эстрада вокалы” номинациясендә Милана Планина белән Дарья Шлячкова - өченче дәрәҗә, Кирилл Моисеев икенче дәрәҗә лауреат исемен алдылар. “Халык вокалы” номинациясендә исә ансамбль беренче һәм икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Балаларга шулай ук “Талантлар симфониясе” халыкара конкурсында чыгыш ясау хокукын бирүче сертификат та тапшырылды.
Укучыларның уңышында ансамбль җитәкчесе Варвара Лисюкның да өлеше зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев