Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Анастасия Семенова: Китапханәдә күңелсез түгел

Заманча китапханәдә тормыш кайнап тора.

«Китапханә» сүзен ишеткәч, күпләр, бигрәк тә яшьләр, иске һәм тузанлы китаплар саклана, ә өлкән яшьтәге хатын-кыз-китапханәче дисциплинаның һәм тынлыкның үтәлешен катгый күзәтә торган урынны күз алдына китерәләр. Интернет һәм электрон китаплар барлыкка килү белән, китапханәләр инде искереп, тиздән юкка чыгачак кебек тоела башлады. Тик без мондый фикерләрне таратырга ашыгабыз. Безнең яңа модель китапханәсендә белемле, креатив коллектив эшли. Алар арасында яшь белгеч Анастасия Семенова да бар.

Ул китапханәче һөнәрен очраклы рәвештә генә сайлавын таный. Вакыт узгач, китапханәче эшенең китаплар бирү генә түгел, ә күпкә киңрәк һәм кызыклырак булуын аңлый.

Анастасия – китапханәче эшенә заманча караучы белгеч. Аралашучан, күп белә, итагатьле.

Чараларны әзерләп үткәрү, конкурсларда катнашу яки китап күргәзмәсе оешытру кебек эшләргә дә ул иҗади карый.

Аның фикеренчә, бүген китапханәчеләр алдында торган төп бурыч — бирегә килүчеләр өчен китапханәне уңайлы итү, алар тагын монда килсеннәр өчен шартлар тудыру.

– Нәрсә укырга киңәш итәсез? Беркайчан да китап укыганым юк иде, ә менә хәзер укыйсы килә, дип килүче кешеләр бар. Димәк, юкка гына эшләмибез, – дип мисал китерә практикадан Анастасия Семенова.

Героебыз сөйләве буенча, заманча китапханәчене универсаль солдат дияргә була. Фондтагы китапларны ремонтлаудан тыш, аларны тиешле тәртиптә урнаштыру, фондны тәэмин итү һәм башка бик күп нәрсәләр эшләргә туры килә. Китапханәче шулай ук төрле чаралар оештыра. Сценарий төзи, материал туплый, залны әзерли, кешеләрне җыя, реклама ясый, фотога төшерә, пресс-релиз урнаштыра, конкурслар оештыра. Ә хәзер локдаун чорын искә төшерик. Барлык чаралар онлайн үткәрелә. Китапханәче нәрсә эшли? Блогер була.

– Кешеләргә монда мәңгегә тынлык сеңгән кебек тоела, – дип сөйли китапханәче. – Чынлыкта, китапханәдә күптән тын һәм күңелсез түгел. Биредә даими рәвештә чаралар уза, күргәзмәләр оештырыла. Бирегә керсәң, көн буена шөгыль табарга мөмкин. Заманча эргономика ярдәме белән китапханәдә китапларга да, технологияләргә дә җитәрлек игътибар бирелгән. Китап фонды 3 мең данәгә арткан. Әдәбиятны укучыларның ихтыяҗларын күздә тотып сайлыйлар. Китапханәгә Интернет кертелгән, Милли электрон китапханәдән, «ЛитРес»электрон китапханәсеннән бушлай файдалану тәэмин ителгән. Болар барысы да үз-үзеңне үстерү һәм үзаң өчен файдалы. Минемчә, модернизацияләү нәтиҗәсендә китапханә турындагы фикер акрынлап яхшы якка үзгәрер, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев