Валерий Осокин үз вәкаләтләрен вакытыннан алда тапшырды.
Кичә Спас муниципаль район Советының чираттан тыш утырышында моңа кадәр Спас районы башкарма комитетын җитәкләгән Валерий Осокинның вакытыннан алда үз вәкаләтләрен тапшыруы турында игълан ителде. Аның вазыйфаларын Алабуга районы башлыгының элеккеге урынбасары, Болгар шәһәрендә туып үскән Роман Исланов башкарачак.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Роман Леонидовичның муниципаль идарәдә зур тәҗрибәсе барлыгын билгеләп үтте.
"ТР Рәисе тәкъдиме буенча булачак башлык вазифасына Исланов Роман Леонидович кандидатурасы тәкъдим ителә. Ул муниципаль идарәдә зур тәҗрибә туплады, ТР Рәисе Кадрлар резервы мәктәбен узды, ТР Рәисе аппаратында эшләү тәҗрибәсе бар. Аңа 47 яшь, һәм бу яшьтә энергия һәм эшләргә теләк бар, ә бу зур нәтиҗәләргә китерергә тиеш. Ул туган ягын тагын да яхшырак итү теләге белән кайта», – дип белдерде Марат Готыф улы.
Роман Леонидович Исланов
Белеме: югары белемле, 2000 елда Казан югары артиллерия команда-инженер училищесын тәмамлаган (электромеханика, инженер).
Хезмәт юлы
1995-2000 - Казан югары артиллерия команда-инженерлык училищесы курсанты
2000-2001 - моторлы укчылар бригадасының 200нче аерым гаубица үзйөрешле артиллерия дивизионы батареясында взвод командиры, өлкән офицер
2002-2002 - «Татэнерго» ҖЧҖ Чистай электр челтәрләре тарату челтәрләренең Спас районы 4 разрядлы электромонтеры
2002-2005 - Татарстан Республикасы Спас районы хакимиятенең мобилизация эше буенча баш белгече
2006 - Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының мобилизация эше буенча баш белгече
2006-2010 - Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы
2010-2012 - Татарстан Республикасы Спас муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе
2012-2015 - Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе
2015-2018 - Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе
2018 - 2018 Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары
2019-2023 елларда - Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы. Аның вакытында район авыл хуҗалыгын, инфраструктураны һәм туризмны үстергән.
2023 елда сәбәпләрен ачыктан-ачык аңлатмыйча гына вазыйфасыннан азат ителә. Шул ук елда Алабуга район башкарма комитеты җитәкчесе, ә соңыннан Алабуга районы башлыгы урынбасары була.
Нет комментариев