Спас районында беренче йомгаклау киңәшмәсе узды
Район Эчке Эшләр бүлеге узган ел буенча отчет бирде.
Спас районы Эчке Эшләр бүлегендә ел йомгаклары буенча отчет киңәшмәсе булды.
Утырышта ТР Эчке Эшләр министры урынбасары Алексей Завгородцев, Спас районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, район прокуроры Андрей Наумов һәм Спас районы судясы Дмитрий Поляков катнашты.
Утырышта узган 2022 ел буенча эшләргә йомгак ясалды һәм 2023 елга планнар билгеләнде.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу район эш коллективларында быел узган беренче отчет киңәшмәсе. Шундый ук җыелышлар районның башка оешма һәм учреждениеләрендә дә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев