Җирле хакимият
Мөһим мәсьәләләр каралды
Кичә икенче чакырылыш район Советының чираттагы утырышы булды.
Сессиядә район бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. Республика органнарының муниципаль берәмлекләр бюджетына субсидияләр һәм субвенцияләр бүлеп бирү турындагы карарыннан чыгып, алардан оптималь һәм нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү максатында, үз керемнәр белән бәйле катлаулы хәлне...
Кичә икенче чакырылыш район Советының чираттагы утырышы булды.
Сессиядә район бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. Республика органнарының муниципаль берәмлекләр бюджетына субсидияләр һәм субвенцияләр бүлеп бирү турындагы карарыннан чыгып, алардан оптималь һәм нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү максатында, үз керемнәр белән бәйле катлаулы хәлне исәпкә алып, докладчы район бюджетының керем өлешендәге гомуми планлы күләмне шул исәптән салымныкы булмаган чыганаклар исәбенә дә арттыру кирәклеге турында тәкъдим кертте. Алынган әлеге финанс чыганакларын авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә (кече фермалар төзүгә) тотылган чыгымнарны кире кайтару өчен субсидияләр бирүгә, автомобиль юллары төзүгә, коммуналь хезмәтләр, кешеләрне авария хәлендәге йортлардан күчерүгә тоту өчен район башкарма комитеты чыгымнарын арттырырга киңәш ителде. Өстәмә акчаны шулай ук мәдәният бүлеге, мәгариф бүлекләренә һәм кайбер авыл җирлекләренә бирү каралган.
Депутатлар шулай ук башка мөһим мәсьәләләрне карадылар һәм тиешле карарлар кабул иттеләр.
Утырыш эшенә район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады. Ул бу чакырылыштагы барлык депутатларга актив һәм нәтиҗәле эш алып барулары өчен рәхмәт әйтте һәм киләчәктә уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев