Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җирле хакимият

Болгарда Спас районы Советының отчет утырышы узды

Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Район мәдәният йортында Спас районы Советының 2022 елда районның социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясау һәм 2023 елга бурычлар кую буенча отчет утырышы булды.

Йомгаклау утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, Спас районы Советы депутатлары, Совет аппаратының, Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре катнашты.

Мәдәният йорты фойесында казанышлар, предприятие һәм оешма товарлары, авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе әзерләнде.

Район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов Спас районының 2022 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлары турында доклад белән чыгыш ясады.

Фикер алышуларда Антоновка авыл җирлеге башлыгы Владимир Фролов, Спас район үзәк хастаханәсе баш табибы Роман Әхмәтҗанов, Болгар музей-тыюлыгы директоры Рамил Җиһаншин катнашты. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз бәясен бирде һәм районның икътисади үсеше буенча тәкъдимнәрен әйтте.

Сессия дәүләт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.

Хисап сессиясенең ничек узуы турында тулырак итеп газетабызның 2023 елның 17 февралендәге санында укый аласыз.

Газетага язылмаучылар  яңа номерны Болгар азык-төлек кибетләрендә сатып ала алачак: «Кузьмич» (Рабочая ур.), «Вера» ( Ленин урамы) һәм "Теремок" (Дзержинский ур.).

Яңа номерны «Новая жизнь» газетасы редакциясендә дә сатып алырга мөмкин: Болгар шәһәре, Хирург Шеронов ур., 23А.

Фоторепортаж.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев