Болгарда “Яңа ел килде безгә!” конкурсына йомгак ясалды
Җирле хакимият

Болгарда “Яңа ел килде безгә!” конкурсына йомгак ясалды

Иң матур йорт яны территориясе хуҗаларына бүләкләр тапшырылды.

Болгар шәһәрендә “Яңа ел килде безгә!” конкурсына йомгак ясалды. Йорт яны территорияләрен Яңа ел бәйрәменә иң матур бизәүче хуҗаларга бүләкләрне Болгар шәһәре мэры Алевтина Костина тапшырды.

Урыннар түбәндгечә бүленде: беренче урында – Сигачевлар (Лиственный урамы, 10), Тихоновлар (Нариманов урамы, 6) һәм Шиһаповлар (Болгар урамы, 26а, 2нче фатир) гаиләсе. Волжксий урамындагы 19нчы йортта яшәүче Шишкиннар һәм Болгар урамы, 38нче йортта яшәүче Синициннар – икенче урында. Өченче урынны Грачевлар (Кама урамы, 5) һәм Козловлар (Красный урамы, 5) бүлеште.

Барлык җиңүче һәм призерларга диплом һәм бүләккә сертификатлар тапшырылды.


Нет комментариев