Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Бөек Жиңү бәйрәме белән!

Иртәгә без барыбыз да тантаналы шартларда совет халкының 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 70 еллыгын бәйрәм итәбез. Шушы уңайдан район башлыгы Камил Нугаев бөтен кешене бәйрәм белән җылы котлады.

Кешелек тарихында иң канкойгыч, коточкыч бу сугыш 1418 көн дәвам итте, диелә котлауда. Сугышта илебез үзенең 27 миллион кешесен югалта, безнең районнан гына да 7 меңнән артык кеше сугыш кырында ятып калды. Әле болар да төгәл саннар түгел: һәр көнне яңа исемнәр ачыклана һәм алар тарихта лаеклы урын алалар.

Җиңү безгә бик кыйммәткә төште. Киләчәк буыннар бу сугыш турында, халкыбызның батырлыгы турында барысын да белергә тиеш. Унбиш союздаш республика халкы, илебездә яшәгән йөздән артык төрле милләт, төрле культура һәм дин кешеләре бердәм булып илне сакларга басты. Шушы бердәмлек илебезне дошманнан азат итәргә ярдәм итте. Халкыбызның тиңдәшсез батырлыгы тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылды.

Хәзерге вакытта хөрмәтле ветераннарыбыз өчен күп нәрсәләр эшләнә, диелә котлауда: алар өчен торак йортлар төзелә, булган торак һәм социаль-көнкүреш шартлары, медицина хезмәте күрсәтү, дарулар белән тәэмин итү яхшыртыла, хастаханәләрдә алар өчен яхшы палаталар булдырыла, заманча диагноз кую җиһазлары кулланыла. Мәктәпләрдә ветераннар батырлыгы үрнәгендә күпкырлы патриотлык эшләре алып барыла. "Үлемсез полк", "Изге эшләр эстафетасы" кебек акцияләр ешрак алып барылырга тиеш, чөнки бу яшьләргә үз тарихыбызны яхшырак белергә һәм аны киләчәк буыннарга тапшырырга ярдәм итәчәк. Сер түгел, хәзерге вакытта кайберәүләр тарихны яңадан язарга маташалар, Европа халкын фашизмнан азат итүчеләр турындагы дөреслекне бозып күрсәтергә омтылалар. Без моңа каршы торырга, барыбыз да бердәм булырга, бу коточкыч хәлләрнең кабатлануына юл куярга тиеш түгел. Халкыбыз тыныч тормышта яшәргә, эшләргә, белем алырга хокуклы!

Район башлыгы барлык ветераннарны, тыл батырларын, сугышта катнашучыларның тол хатыннарын, сугыш балаларын һәм барлык район халкын, кунакларны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлый һәм аларга нык сәламәтлек, иминлек, шатлык-сөенечләр, гаилә бәхете һәм, әлбәттә, тынычлык тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау Бљек Ватан сугышы Камил Нугаев