"Спас муниципаль районының Мактаулы гражданины" исеме турындагы Положениегә нигезләнеп, Спас муниципаль район Советы
Болгардагы тарих-архитектура комплексын торгызу һәм үстерү эшендәге зур роле һәм Спас муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасындагы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча Республика фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәрип улы Шәймиевка "Спас муниципаль районының Мактаулы гражданины" исемен бирергә.
"Спас муниципаль районының Мактаулы гражданины" исеме турында положение
1. Гомуми положениеләр
"Спас муниципаль районының Мактаулы гражданины" исеме икътисадны, промышленность һәм авыл хуҗалыгы производствосын, мәдәният, сәнгатьне, белем һәм тәрбия бирүне, сәламәтлек саклауны үстерүгә, тирә-як мохитны һәм экологик иминлекне, хокук тәртибен һәм җәмәгатьчелек иминлеген саклауга, Спас муниципаль районын үстерүгә, аның республика һәм ил күләмендә дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итүче хәйрия яки башка эшчәнлек белән шөгыльләнеп бу исемгә лаек булган кешенең хезмәтен тану булып санала.
"Спас муниципаль районының Мактаулы гражданины" исеме Спас муниципаль районы кешеләренә бирелә, бу исемгә шулай ук Спас муниципаль районы алдындагы зур казанышлары өчен Россия Федерациясенең башка кешеләре дә лаек булырга мөмкин.
"Спас муниципаль районы Мактаулы гражданины" исеме район башлыгы, муниципаль район территориясендәге теләсә нинди милектәге предприятие, учреждение һәм җәмәгатьчелек оешмалары коллективлары инициативасы буенча Спас муниципаль районы Советы карары нигезендә бирелә.
"Спас муниципаль районының Мактаулы гражданины" исеме кешегә үлгәннән соң дә бирелергә мөмкин.
2. Исемне бирү тәртибе
Спас муниципаль районы территориясендә урнашкан предприятиеләр, учреждениеләр, җәмәгатьчелек оешмалары коллективлары, җирле үзидарә органнары кешегә "Спас муниципаль районының мактаулы гражданины" исеме бирү турында үтенеч белән Спас муниципаль районы башкарма комитетына мөрәҗәгать итәләр. Мөрәҗәгатьтә кандидатка язылган характеристикада аның Спас муниципаль районы алдындагы хезмәтләре конкрет күрсәтелергә тиеш.
"Спас муниципаль районының Мактаулы гражданины" исеме бирү турында Спас муниципаль районы Советы карарының проекты бүләкләр буенча район комиссиясе утырышы карары нигезендә әзерләнә.
"Спас муниципаль районының Мактаулы гражданины" исеме Совет рекомендациясе буенча аерым очракларны исәпкә алмаганда, өч ел саен бары бер кешегә генә бирелә.
"Спас муниципаль районының Мактаулы гражданины" исеме бирү турындагы карар район газетасында басылып чыгарга тиеш.
Спас муниципаль районы Советының "Спас районының Мактаулы гражданины" исемен бирү турындагы карары үз көченә кергәннән соң Спас муниципаль районы башлыгы яки аның тарафыннан билгеләнгән вәкаләтле зат тантаналы шартларда "Спас муниципаль районының Мактаулы гражданины" таныклыгын тапшыра.
Бу исемгә ия булган кешеләрнең фоторәсемнәре, "Спас муниципаль районының Мактаулы гражданины" исеме таныклыгының күчермәсе һәм Совет карары районның туган як музеена тапшырыла.
"Спас муниципаль районының Мактаулы гражданины" исеменә лаек булган кешеләрне Спас муниципаль районы Советы һәм башкарма комитет дәүләт бәйрәмнәренә һәм Спас муниципаль районында уздырылучы башка әһәмиятле чараларга чакыра.
3. "Спас муниципаль районының Мактаулы гражданины" исеменә лаек булучының хокукый статусы
"Спас муниципаль районының Мактаулы гражданины" исеменә лаек булучы түбәндәге хокуклардан файдалана:
- Спас муниципаль районы администрациясенең җаваплы кешеләре, Спас муниципаль районы территориясендә урнашкан барлык учреждение һәм оешма җитәкчеләре тарафыннан беренче чиратта кабул ителә.
- Спас муниципаль районының амбулатор-поликлиника учреждениеләренә мөрәҗәгать иткәндә өстенлекләрдән файдалана.
- Исем бирелгәндә 20 мең сум күләмендә бер тапкыр акча түләнә.
- Туган көн яки юбилей уңаеннан акчалата бүләк яки кыйммәтле бүләк тапшырыла.
- "Новая жизнь" район газетасына еллык бушлай язылу белән тәэмин ителә.
- Спас муниципаль районы Советы карары нигезендә өстәмә хокук һәм льготалар билгеләнергә мөмкин.
- Мактаулы гражданин вафат булгач (һәлак булгач) аны күмү, күмелгән урынын төзекләндерү өчен Спас муниципаль районы бюджетыннан бер минималь хезмәт хакы күләмендә акча бүлеп бирелә.
- Әгәр кеше "Спас муниципаль районының Мактаулы гражданины" исеменә тап төшергән гамәлләр кылса, Совет карары нигезендә бу кеше "Спас муниципаль районының Мактаулы гражданины" исеменнән мәхрүм ителә.
Нет комментариев