Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Гөрләп үтте фестиваль!

Өчкүл авылының Чиста күле буенда узган якшәмбе көнне инде алтынчы тапкыр “Иван-травник” этник фестивале уздырылды.

Иртәдән үк җилләп торуына карамастан, бәйрәм үткәрелә торган мәйданга авылның олысы-кечесе, килгән кунаклар агылып торды. Ә күлдә, төрле төстәге аккошлар кебек, яхталар йөзде.
Бу фестиваль борынгы славян традицияләрен әле күптән түгел билгеләп үтелә башлаган бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен берләштерә. Чынлап та, бәйрәмнәрнең охшаш яклары күп. Юкка гына аларның символы итеп болын чәчәкләреннән үрелгән такыяны сайламаганнардыр. Ә такыяның түрендә ромашка чәчәге – яшьлек, игелек һәм нәфислек билгесе балкый.
Фестивальгә килүчеләрне котларга килгән район башлыгы Камил Нугаевка да оештыручылар чәчкәләрдән үргән такыя бүләк иттеләр.
– Безнең бүләр нәрсәбез юк, - диде ул, халыкка мөрәҗәгать итеп, - без уртак җиребездә бердәм гаилә булып яшибез, славяннарның да, мөселманнарның да бәйрәмнәрен билгеләп үтәбез. Бездә Раштуа, Пасха, Ураза, Нәүрүз һәм Сабантуйны да бер үк дәрәҗәдә яраталар һәм хөрмәт итәләр. Мондый бәйрәмнәр безне берләштерә, эшләргә, иҗат итәргә, игелек кылырга көч бирә...
Тамашачыларның кайнар алкышлары астында ул Рузалия Шәймулла кызы белән Дамир Гамир улы Кадыйровлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален һәм Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү буенча оештыру комитетының грамотасын тапшырды. Шунысы гаҗәеп, мондый бүләккә беренче булып безнең районда аларның әти- әниләре – Гамир Кадыйр улы белән Люида Вахит кызы лаек булганнар.
Аннары сәхнәдә зур бәйрәм концерты башланып китте. Концерт программасында “Волжские зори”, “Любо”, “Станица Спасская” иҗат коллективлары, Куралово, Никольск, Ямбакты, Антоновка, Урта Йорткүл, Аграмак, Красный Вал, Кузнечиха һәм башка авыллардан килгән үзешчән артистлар катнашты. Рус, татар һәм чуаш телләрендә җырлар яңгырады, Иж-Борискиноның “Мерчен” ансамбле менә дигән итеп чуаш биюен башкарды. Никольскидан килгән ирләр коллективы исә үзенең дәртле җырлары белән тамашачы күңелен яулап, кайнар алкышларга лаек булды. Җырларны башкарганда тамашачыларның кайберләре үзләре дә артистларга кушылып җырлап-биеделәр.
– Сездә чын мәгънәсендә талантлы, үзенчәлекле иҗат коллективлары күп икән, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Казан кунаклары. – Мондый бәйрәмдә әле беренче тапкыр катнашуыбыз. Бик әйбәт оештыргансыз, рәхмәт сезгә!
Сәхнә тирәсендә балалар мәйданчыгы да эшләп торды. Кеше буйлы курчаклар белән бергә балалар төрле уеннар уйнадылар, конкурсларда катнаштылар. Янәшәдә урнашкан палаткада такыя үрү буенча мастер-класс күрсәттеләр. Теләге булган һәр кеше хуш исле, сихәтле үлән чәе, тәм-том белән сыйлана алды.
Шулай итеп, фестивальдә беркемгә дә күңелсез булмады. Спас халкы арасында елдан-ел зуррак популярлык казанган чара бик матур үтте. Киләсе ел ул моннан да кызыклырак булыр, анда халык тагын да күбрәк җыелыр дип, ышаныч белән әйтергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев