Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Вакытында өлгерергә кирәк...

Бу көннәрдә Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары тулы көчкә печән әзерлиләр.

Басуга чыкканчыга кадәр, алар юл читендәге күпьеллык үләннәрне чаптырып, 15 тонналап яхшы сыйфатлы печән җыеп алдылар. Хуҗалык басуларындагы күпьеллык культуралар исә 200 гектар тәшкил итә. Шуның 75 гектарын кондырак били, калганы – эспарцет. Бүгенге көнгә эспарцетның 80 гектары чабылган һәм төргәкләргә төрелгән. Тупланган печән запасы 100 тоннага якын.

Хуҗалыктагы малларны уңышлы кышлату өчен 300 тонна печән һәм шуның кадәр үк сенаж таләп ителә. Хуҗалык башлыгы сүзләренә караганда, фермадагы мөгезле эре терлекләрнең баш саны 115кә җитә, шуның 60ы – савым сыерлар. Механизаторлар вакытның кадерен белеп эшлиләр, техникадан югары җитештерүчән файдаланалар.

Ринат Галәветдинов, мәсәлән, МТЗ-80 тракторы белән печәнне чаптыра. Алексей Пигалев шундый ук маркадагы тракторга тагылган тырма белән җыйдыра, ә инде Алексей Шмагин МТЗ-1221 тракторы ярдәмендә төргәкләргә төреп тора. Алар барысы да тәҗрибәле механизаторлар, кирәк чакта бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер торалар.

Гомумән, аларны коллективның терәге, дип тә әйтергә була. Шунысын әйтергә кирәк, терлек азыгы әзерләүдә катнашучыларның барысына да соңыннан бушлай печән биреләчәк. Басуда эшләүчеләрне көнгә ике тапкыр бушлай ашату да каралган. Коллективта механизаторларга һәм башка хезмәткәрләргә уңай шартлар тудыру өчен мөмкин булганннарның барысын да эшләргә тырышалар.

– Көннәр җылы һәм кояшлы торган очракта, печәнне июнь азакларына тулысынча җыеп алу мөмкинлеге бар, – ди Сергей Юрков. – Аннары шушы ук звено сенаж салуга керешәчәк. Басуларда урып-җыю эшләре башланырга да аз вакыт калып бара. Авыл кешесенең иркенләп ял итәргә вакыты юк, барысына да үз вакытында өлгерергә кирәк...
Ул чыннан да шулай. Җәйнең бер көне дә ел туйдыра, диләр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев