Узган җомгада Ямбакты авылының тыл хезмәтчәннәренә "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырылды.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Намуслы хезмәтләре белән Җиңүгә үзләреннән гаять зур өлеш керткән һәм әле бүген дә ару-талуны белмәс ак яулыклы әби-апаларны, фидакарь хезмәте өчен Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары һәм башка бүләкләргә лаек булган Мансур абый Җиһаншинны олылап мәктәпнең актлар залына чакырганнар. Шомлы, тетрәндергеч елларның бөтен гарасатларын күргән һәм йөрәкләре аша уздырган тыл хезмәтчәннәренең урыны түрдә булды. Кырык беренче елның салкын сугыш җиле бу авылдагы һәр йортның да диярлек тәрәзәсен шакыган. Ямбактыдан фронтка 527 кеше киткән, шуларның 170 тән артыгы мәңгелеккә яу кырында ятып калган. Узган ел авылда соңгы сугыш ветеранын соңгы юлга озатканнар. Тыл хезмәтчәннәре сафы да сирәгәя - 15 ләп кенә кеше калган.
- Киләчәк буыннар бәхете хакына башкарган фидакарь хезмәтегез өчен сезнең алдыгызда баш иябез, - диде җирле үзидарә башлыгы Ринат Гафуров. - Тормышның бар рәхәтен тоеп озак яшәгез, бүтән кайгы күрергә язмасын иде...
"Салават күпере" балалар бакчасы нәниләре һәм мәктәп укучылары Азат Галәветдинов, Рәмис Шәфигуллин, Илүзә Галәветдинова, Рәмис Сафин, Диләрә Сафина һәм башкалар катнашында әзерләнгән концертта сугыш елларына багышланган шигырьләр һәм җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Ветераннарның сугышчан һәм хезмәт батырлыклары турында сөйләүче слайдлар күрсәтелде.
Фронттагы кебек, тылда да җиңел булмаган. Халисә апа Хөсәенова сөйләвенчә, сугыш башланганда аларның гаиләсендә 9 бала булган. Гражданнар сугышыннан гарипләнеп кайткан әтисенә Ватан сугышында катнашырга туры килмәгән, шулай да уналты яшьлек улы белән Тәтеш районында окоп казыган. Кырык өченче елда Халисәнең абыйсын фронтка алалар. Аның соңгы хаты 1945 елның 28 апрелендә килгән. Частебез Берлинга керде, дип язган булган ул. 29 апрельдә дошман пулясы аның гомерен өзгән. Бу авыр кайгыны сүз белән генә аңлата торган түгел...
Хәдичә апа Таҗиева тракторда прицепщик булып эшләвен, күтәреп чәчүлек орлык ташыган вакытларны әйбәт хәтерли. Ызандаш Әлки районында урман кисеп газап чигүләрне дә оныта алмый. Носилка белән бер метрлы бүрәнәләрне баржага ташыганда суга егылып үлүчеләр дә булган.
- Сезне бәхетле тормышта яшәтү өчен тырыштык, - ди Хәдичә апа. - Күп корбаннар биреп яуланган Җиңү бу, тыныч тормышның кадерен белеп яшәгез...
- Коточкыч сугышта Җиңүгә сез зур өлеш керттегез, - диде ветераннарга мөрәҗәгать итеп район башлыгы Камил Нугаев. - Җиңү көнен фронтта да, тылда да якынайттылар. Совет халкының батырлыгы турында бөтен дөнья белә, тарихны бозып язарга теләүчеләр дә юк түгел. Балаларыгызга һәм оныкларыгызга сугыш турында күбрәк сөйләгез, дөреслекне белеп торсыннар...
Район башлыгы тантаналы шартларда тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырды, барысына да саулык, тыныч картлык теләде.
Нет комментариев