Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спас районында хәйриячеләргә дипломнар һәм кубоклар тапшырылды

«Ел хәйриячесе-2021» дигән мактаулы исемгә сигез кеше лаек булды

Традиция буенча, хәйрия марафонында район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов ел хәйриячеләренә дипломнар һәм кубоклар тапшырды. 

Ел хәйриячеләре булып Марина Андриянова, Наил Галиев, Владимир Монахов, Гюндуз Махал оглы Пашаев, Николай Янковский, Александр Соленов, Михаил Сыроватский, Николай Шишкин табылды.

Марина Николаевна хәйрия акцияләрендә актив катнаша, массакүләм чаралар үткәрүдә ярдәм итә, дини учреждениеләр өчен азык-төлек, шулай ук карантин чорында картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка ярдәм күрсәтә.

Наил Галиев - «Игелекле эшләр» хәйрия фонды хәйрия төркемен оештыручы. Наил Низамович фикердәшләре белән авыру балалар өчен акча җыюны оештыралар һәм матди ярдәм күрсәтәләр. Шулай ук катлаулы хәлдә калган кешеләргә дә ярдәм итәләр.

Шәхси эшмәкәрләр Владимир Монахов, Гюндуз Махал оглы Пашаев пенсионерларга ярдәм итү буенча хәйрия акцияләре оештыралар, бәйрәмнәргә азык-төлек ярдәме белән булышалар, шулай ук яшьләр проектларына ярдәм итәләр.

«Пеликан» клубы җитәкчесе Николай Янковский авыру балалар тәрбияләүче һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә психологик, юридик, матди ярдәм күрсәтүдә ярдәм итә. Шулай ук ул балалар йортларына балаларны кире кайтаруны профилактикалау, күп балалы гаиләләр, опекунлык һәм уллыкка алуны популярлаштыру буенча эш алып бара.

Александр Соленов 2021 елда үз акчасына Аграмак зиратында часовняны төзегән. Ә кышын исә авыл халкына юл йөрүне җиңеләйтү өчен чокыр аша юл ясый.

Ел хәйриячесе дип шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, «Казан май экстракциясе заводы» АҖ генераль директоры Михаил Сыроватский танылды. Михаил Федорович картлар һәм инвалидлар интернат-йортына ярдәм күрсәтә. Ул интернатта яшәүчеләр өчен көнкүреш һәм электрон техника, тренажер мәйданчыгына җиһазлар, азык-төлек һәм башка бик күп нәрсәләр сатып алган.

Ә Николай Иванович Шишкин безнең газетага призлар уйнатуда ярдәм итә, Полянка чиркәвенә төзелеш материалларына акча бүлеп бирә, хәйрия акцияләрендә даими катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев