Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спас районында социаль әһәмияткә ия грантлар гамәлгә ашырыла

​​​​​​​Бу хакта район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов сөйләде.

"Бүгенге көндә иҗтимагый әһәмиятле инициативаларга грант ярдәме зур масштабларга ия. Россия Федерациясе Президентының федераль грант бәйгеләре ел саен 8 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирә. Татарстан Республикасының гомуми фонды 100 миллионга якын булган үз конкурслары бар. Моңа өстәп, "Татнефть" ГАҖ һәм башка күп кенә операторларның грантлары саны да 50дән артып китә. Бу шәһәребез һәм районыбыз, безнең халык файдасына үз инициативаларыңны тормышка ашыру өчен менә дигән мөмкинлек", - дип хәбәр итте Евгений Викторович.

2021 елда Спас районы күпме грант отты?


«2021 елда 11 миллион сумнан артык суммага 22 социаль әһәмиятле проект ярдәм алды. Алар арасында физик затлар, коммерцияле булмаган оешмалар һәм муниципаль учреждениеләр бар. Район активистларының мондый актив эше рейтингта безнең районның алдынгы позицияләрен күрсәтергә генә түгел, ә гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртырга да мөмкинлек бирә».


Нинди проектларга грантлар бирелрегә мөмкин?


"Грантлар ярдәмендә Полянкада, Болгар үзәк скверында балалар мәйданчыклары барлыкка килде, Өлкәннәр йорты мәйданчыгы тренажерлар белән җиһазландырылды, гуманитар ярдәм склады эшләде, Скандинавия йөреше һәм велоспорт, Кыш-Батыр, Ага-базар кебек күңел ачу чаралары, балалар өчен тарихи реконструкцияләр, каллиграфия күргәзмәләре, мастер-класслар, белем бирү проектлары һәм башка бик күп нәрсәләр үткәрелде».


Бүгенге көндә Спас районыннан күпме гариза бирелгән?


«Асылда, күпме гариза бирелүен санау бик авыр, чөнки грантка гариза бирүчеләр бик күп (конкурслар) һәм алар барасы да безгә хәбәр итмиләр (гариза бирүченең моңа тулы хокукы бар). Безгә узган ел бирелгән 100 гариза турында мәгълүм, аларның 22се финанс ярдәме алды. 2022 ел әле башланды гына, безгә бирелгән 15 гариза турында мәгълүм. Шул ук вакытта, грант бирүчеләр район администрациясе белән берлектә әзерләнә торган яки КБО ярдәменең ресурс үзәге белән килештерелгән проектларга (алар бушлай заявканы профессиональ рәвештә рәсмиләштерергә ярдәм итә) өстенлек бирә. Без Чистай шәһәренең «Бердәмлек» ресурс үзәге (җитәкчесе Софья Хәсәнова) белән эшлибез. Атна саен онлайн режимында укыту семинарлары үткәрелә. Барыгызны да мондый проектларда актив катнашырга чакырам. Теләсә кайсы кешене яки оешманы бик теләп кабул итәм һәм конкурска гариза язарга булышам, 4нче кабинетым һәрвакыт ачык. Оялып тормагыз. Омтылыгыз. Беренче адымны ясагыз, килегез, без ярдәм итәчәкбез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев