Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спас районында алдынгылар слеты узды

Быел алдынгылар слеты гадәттәгедән иртәрәк узды.

Узган җомга көнне Болгар Мәдәният йортында алдынгылар слеты узды. Быел аны гадәттәгдән иртәрәк уздырырга булдылар.

Мәдәният йорты сәхнәсендә район авыл хуҗалыгы һәм сәнагатьнең төрле тармакларыннан алдынгылар җыелды. Беренче чиратта сәхнәгә хезмәт ветераннары, төрле тармакларда озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан атказанган хезмәткәрләр чакырылды. Тамашачылар аларны кайнар алкышлары белән сәламләделәр. Район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов барысына а намуслы хезмәтләре, район үсешенә керткән өлешләре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтте.

Чарага чакырылган мактаулы кунаклар арасында озак еллар буе Спас районы башлыгы булып эшләгән якташыбыз, хәзерге вакытта республика Дәүләт Советында эшләүче Камил Нугаев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте җитәкчесе Фоат Вәлиев һәм башкалар булды.

Район алдынгылары һәм кунакларны җирле үзешчәннәр һәм Әлки районыннан килгән үзешчән артистлар концерт номерлары белән сөендерде.

Алдынгылар слеты турында тулырак газетабызның 2 февральдә чыгачак санында укый аласыз.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев