Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спас районы Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуын бәйрәм итәргә әзер

Тарихи вакыйганы бәйрәм итүгә 72 илдән кунаклар һәм Россия Федерациясенең барлык субъектлары имамнары киләчәк, дип хәбәр итте Спас районы башлыгы.

Кичә ТР Министрлар Кабинетында Идел буе болгарларының Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуын бәйрәм итүгә әзерлек темасына брифинг узды.

Видеоконференция режимында узган брифингта ТР Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтшин, район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин һәм Болгар музей-тыюлыгы директоры Рамил Җиһаншин катнашты.
Фәргат Вәгыйзович докладында районда нинди әзерлек чаралары үткәрелүе турында хәбәр итте.

«Болгар музей-тыюлыгында эшләр узган ел ук башланган иде. Хәзерге вакытта барлык архитектура һәйкәлләрендә дә ремонт-реставрация эшләре башкарылган. Болгар цивилизациясе музее тулысынча тәртипкә китерелгән. Болгар шәһәр урыны тирәсендәге территориянең сакланышын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен коймалар куелган. Туристларны күбрәк җәлеп итү өчен тыюлык территориясен һәм Болгар шәһәрен төзекләндерү буенча масштаблы эшләр башкарыла", – дип хәбәр итте район башлыгы.

Шулай ук Фәргат Мөхәммәтшин районда транспорт логистикасын яхшырту өчен Казан һәм күрше өлкәләр юнәлешендә юллар ремонтланганын билгеләп үтте.

Сүз уңаеннан, май бәйрәмнәрендә Спас тыюлыгы 50 меңнән артык туристны кабул иткән. Фәргат Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, Болгар кунакларны кабул итәргә тулысынча әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар 1100-летие принятия ислама