Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спас районында “Хәтер бакчасы” акциясе башланды

Спас урманчылыгында 100гә якын ылыслы агач үсентесе утыртылды.

Спас районында “Хәтер бакчасы” акциясе башланып китте. Традиция буенча, беренче агачларны Җиңү көне алдыннан утырталар.

Бүген Подорлово күле буенча урнашкан Спас урманчылыгында урман хуҗалыгы, район оешмалары вәкилләре, район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, юнармиячеләр һәм яшьләр парламенты әгъзалары 100гә якын ылыслы агач үсентесе утыртты.

“Акция  сугыш батырлары истәлеген мәңгелештерүгә генә түгел, урман фондын үстерүгә дә зур өлеш кертә. Мәслән, без быел үсентеләр утырткан урында наратларга корткычлар зур зыян китергән иде. Тиешле тәрбия булган очракта, яңа агачлар тиздән күкрәп үсеп китәчәк”, дип аңлата Болгар урманчылыгы җитәкчесе Дмитрий Зарифуллин.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев