Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спас районы Кузнечиха авылында халык җыены узды

Авыл җыелышында узган елга йомгак ясалды һәм киләсе елга планнар билгеләнде.

Кичә Спас районы Кузнечиха авылында халык җыены узды. Җыелышта узган елга йомгак ясалды һәм 2023 елга планнар билгеләнде.

Җыенда авыл җирлеге башлыгы Радик Ибраһимов, Спас районы башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, полиция участковые Линар Зарипов, җирле мәктәп директоры Надежда Каштанова, авыл халкы катнашты.

Үзенең чыгышында авыл җирлеге башлыгы мәдәният, мәгариф, медицина тармаклары, авылны төзекләндерү, авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә кагылды, шулай ук махсус хәрби операция барган территориядә хезмәт итүче авылдашлары турында сөйләде.

Мәктәп директоры Надежда Каштанова чыгышында мәктәп тормышы, булган проблемаларга кагылып үтте. Ә участковый Линар Зарипов исә авыл халкына мошенникларның халыкны ничек алдаулары, аларга каршы тору алымнары турында сөйләде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Спас районының икътисади халәте белән таныштырды.

Очрашу ахырында һәркемгә үз сорауларын бирергә һәм авыл тормышын яхшырту буенча тәкъдимнәрен кертергә мөмкинлек бирелде.

Бу хакта тулырак газетаның 27 гыйнвар санында укый аласыз.

Газетаны һәр җомга «Вера» (Ленин урамы), «Теремок» (Вертынская урамы), «Кузьмич» (Рабочий урамы) кибетләрендә, шулай ук редакциянең үзендә сатып алырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев