Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спас районы башлагы ветераннарны Өлкәннәр көне белән котлады

Фәргат Мөхәммәтов барысына да сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Кадерле ветераннар, хөрмәтле өлкән остазларыбыз!

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!

Фидакарь хезмәтегез, зирәклегегез, бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәгез, һөнәри осталыгыгыз бәрабәренә яулаган әлеге көзге якты бәйрәм – рәхмәт белдерү, хөрмәт күрсәтүнең кечкенә бер өлеше генә әле. Район үсешенә керткән биниһая өлешегез өчен рәхмәт белдерәм. Якыннарыгызның яратуын, кайгыртуын тоеп яшәгез. Алар сезне уңышлары белән сөендерсен. Сезнең гомер – ул байлык. Сез безнең тормышыбызны бизәүчеләр. Сезгә түбәнчелек белән баш иеп, хөрмәт һәм чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сәламәтлек, бәхет, гаилә җылысы, күтәренке кәеф телим.

Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев