Премьер-министр килде
Кичә Болгарга эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков килде. Аны Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев һәм район башлыгы Камил Нугаев каршы алды һәм озатып йөрделәр. Визит барышында делегация Болгардагы сәламәтлекләре чикле балалар мәктәп-интернатында, балалар скверында булды. Интернат-мәктәптә быел капиталь...
Визит барышында делегация Болгардагы сәламәтлекләре чикле балалар мәктәп-интернатында, балалар скверында булды. Интернат-мәктәптә быел капиталь ремонт эшләре башкарылды, сквер исә республика программасы нигезендә яңартылды һәм танымаслык булып үзгәрде. Шулай ук нефть эшкәртү промышленносте өчен детальләр җитештерүче "Вега-М" җәмгыяте эше белән дә таныштылар. "Болгар ашлык кабул итү предприятиесе" җәмгыяте территориясендә үсемлек мае җитештерү цехында да булдылар. Биредә җирлек башлыклары, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән очрашу үткәрелде.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев