Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әфганстан һәм Чечня ветераннары укучылар белән очраштылар

Болгарның үзәк модель китапханәсендә сугышчы-интернационалистлар һәм санаторий мәктәп-интернат укучылары катнашында «тере дәрес» узды.

Болгарның үзәк модель китапханәсендә сугышчы-интернационалистлар Ренат Шәрипов, Евгений Андронов, Алексей Костин, Фәрхәт Низамов һәм санаторий мәктәп-интернат укучылары катнашында «тере дәрес» узды.

Ветераннар Әфган һәм Чечня сугышларының фаҗигале көннәрен искә алдылар.

Укучыларны күп нәрсә кызыксындырды. Гади Әфган халкы безнекеләргә нинди мөгамәләдә, сугышта коралдан атарга, кемне дә булса атып үтерергә туры килдеме, якыннарыгыз кайда булуыгыз турында белеп тордымы? Кунаклар исә үзләренең тормышы, сугышка ничек эләгүләре, дошман пулялары астына берниә тапкыр эләгүләре, кышлакларда хәрби рейдлар үткәрүләре һәм башка бик күп нәрсә турында сөйләделәр.

"Артык курку хисе булмады. Күнегелгәч, барысы да гадәти хәл кебегрәк кабул ителде. Беләсезме, курку хисе атулар туктагач башлана икән. Атыш нәтиҗәләрен, кемнеңдер һәлак булуын яки яралануын күргәч аеруча кыен була.  Уйлана башлыйсың һәм курку барлыкка килә", - дип сөйләде ветераннар.

Чара ахырында кунаклар яшьләрне яхшы укырга, үз Ватаныңны яратырга һәм аның лаеклы яклаучылар булып үсәргә чакырдылар. Очрашу ахырында бар да бергәләшеп истәлеккә фотога төштеләр. 

Санаторий интернат-мәктәбе тәрбиячеләре кунакларга эчтәлекле чыгыш ясаулары һәм үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев