Ел өметне аклады
Аграмак авылындагы Тәлгат Шабанов крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары бөртекле культуралар суктыруны август азакларында ук тәмамлады. Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Сүз дә юк, хуҗалыкның бөртекле культуралар суктыруны районда беренчеләрдән булып тәмамлау өчен коллективның һәр уңганы үзеннән саллы өлеш керткән. Аеруча "Доминатор" комбайннары белән югары күрсәткечләргә ирешкән Василий Кафаров һәм Александр Барыгинның тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Комбайнчыларның һәркайсы көненә 14-15әр бункер бөртек суктырган. Шуңа күрә Николай Барабанов белән Алексей Кафаровка кем әйтмешли, алсыз-ялсыз, көн дәвамында басудан ындыр табагына ашлык ташырга туры килгән. Шунысын да әйтергә кирәк, быелгы уңышының дымлылыгы тиешле нормадан югары түгел, аны киптерү өчен өстәмә чаралар күрүнең кирәге булмаган. Бодайның күпчелек өлеше өченче класс стандартларына туры килә. Димәк, мондый продукциягә ихтыяҗ да күбрәк булачак.
Хуҗалык җитәкчесе ындыр табагында ашлыкны тиешенчә эшкәртеп амбарларга озатып торган Сергей Филиппов, Артем Кудряшов һәм Минсабир Фәйзетдиновның куйган хезмәтеннән бик канәгать. Аеруча җәйге кызу чорда хуҗалыкка теләп ярдәм иткән Чистайдагы совхоз-техникумда укучы Дмитрий Фроловны мактый. Өлкәннәрдән калышмыйча эшләгән егеткә рәхмәт белдергән.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев