Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Болгарда сугышчы-интернационалист көненә багышланган митинг узды

Быел Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуына 33 ел тулды.

Бүген Болгар шәһәрендә сугышчы-интернационалист көненә багышланган тантаналы митинг булды.

Соңгы Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгып китүләренә быел 33 ел тулса да, бу фаҗига халык хәтерендә онытылмыйча саклана. Беренче чиратта, сугыш утын кичкән кешеләр бу хакта мәңге оныта алмый. Тантаналы митингка Әфган сугышы ветераннары гына түгел, ул чорда япь-яшь егетләр җилкәсенә бу сугыш нинди авыр йөк булып төшүен яхшы аңлаган башка буын вәкилләре дә җыелды. Безнең районнан гына бу сугышта 107 кеше булган.

“Әфган җирендә сез халыкара террорчылык һәм экстремизм илебез чикләренә үтеп кермәсен өчен чын киртә булып тордыгыз. Барыгыз да чын батырлык үрнәген күрсәттегез. Чын күңелдән рәхмәт сезгә. Тыныч, имин күкләр, сәламәтлек телим” – диде район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов.

Район җитәкчесе хәрби бәрелешләр ветераннарының үсеп килүче буынга патриотлык тәрбиясен бирүдә уйнаган зур ролен дә ассызыклап үтте.

Митинг ахырында сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев