Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Болгарда поликлиника матурая, яңара

Моннан бер ай элек район үзәк хастанахәсенең поликлиника бинасына капиталь ремонт ясый башладылар.

Ремонт эшләре федераль программаны тормышка ашыру кысаларында уздырыла, бу максатлар өчен 24 миллион сумнан артык акча бирелгән. Эшне “Регионстрой” җәмгыяте коллективы алып бара.


Бу программаның нинди әһәмияткә ия булуын аңлатып торуның кирәге юк,  чөнки барыбызга да диярлек поликлиникага мөрәҗәгать итәргә туры килә. Димәк, поликлиникадагы кабул итү, авыруларга хезмәт күрсәтү һәм медицина хезмәткәрләренең эш шартлары заманча таләпләргә җавап бирергә тиеш. Нәкъ менә капиталь ремонт ясау нәтиҗәсе буларак, халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең концепциясе үзгәрә дә инде.


Икенче каттан башланган ремонт эшләре барышында бинаның эче тулысынча яңартылачак. Идәнгә керамик-гранитлы плитка җәеләчәк, бинадагы кайбер стеналарны да шул материалдан эшләргә җыеналар. Гипслы картон белән тышлау һәм буяп кую да каралган. Асылмалы түшәмнәр куелырга тиеш, сантехника, электр чыбыкларын алыштырачаклар, сак һәм янгын сигнализациясе, кабельле элемтә, тиешле мәгълүмат яки хәбәр җиткерү, электрон чират, видеокүзәтү системасы урнаштырылачак.


Шулай ук балалар консультациясе, санитария-эпидемиология хезмәте биналарына да ремонт ясалачак. Эпидемиология хезмәте бүлегенә яңа ишекләр кую да каралган, шулай ук поликлиникага керү юлына ремонт уздыру планга кертелгән. Гомумән, бинаның тышкы ягын да үзгәрешләр көтә: ул  керамо-гранит плитә белән тышланачак, отмоскаларны да яңартырга тиешләр.


Хәзерге вакытта объектта Надыйр Гомәров җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасы эшли. Бу бригадага моңарчы да әлеге бинада ремонт белән шөгыльләнергә туры килгән, төзүчеләр үзләрен яхшы яктан гына күрсәткән. Аерым алганда, алар административ корпусны, станционарның ике бүлеген танымаслык итеп яңартып чыккан. Заказчы белән башкаручылар арасында әйбәт элемтә урнаштырылган. Эшләр комплекслы алып барыла. Дөрес, ремонт барганда бераз уңайсызлыклар да килеп чыга. Әмма алар озакка бармас, соңыннан мондагы уңай үзгәрешләрне күреп һәркем сокланыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев