Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Болгарда Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр

Бәйрәм кунакларын Спас районы артистлары каршы алды.

Кичә Болгарның үзәк мәйданында «Нәүрүз» милли бәйрәме узды. Нәүрүз – Казакъстанның, Урта һәм Кече Азиянең, Иранның, шулай ук башкортларның һәм татарларның, фарсы һәм кайбер төрки телле халыкларда яз бәйрәме. Нәүрүз фарсыдан тәрҗемә иткәндә "яңа көн" дигәнне аңлата. Бәйрәм кунаклары өчен район мәдәният йорты артистлары һәм Екатериновка авылы үзешчәннәре җырлады. 
Балалар өчен күңелле конкурслар үткәрелде, һәр нәни катнашучы татлы бүләк алды.
Чарада кунакларны тәмле пылау белән сыйладылар. Бәйрәмнән барысы да күтәренке кәеф белән таралды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев