Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хезмәт һәм Яз бәйрәме белән!

Беренче Май алдыннан район башлыгы Камил Нугаев район халкын бәйрәм белән котлады. Безнең тормышыбызда вакыт үзгәрешләренә карамый торган, буыннан-буынга күчеп, көтеп алына торган бәйрәмнәр бар, дип билгеләп үтте ул. 1 Май бәйрәме әнә шундыйлардан. Өлкән буын кешеләре аны хезмәт ияләренең бердәмлеге көне итеп билгеләп үтәргә күнеккән. Ничек кенә булмасын, без...

Беренче Май алдыннан район башлыгы Камил Нугаев район халкын бәйрәм белән котлады.
Безнең тормышыбызда вакыт үзгәрешләренә карамый торган, буыннан-буынга күчеп, көтеп алына торган бәйрәмнәр бар, дип билгеләп үтте ул. 1 Май бәйрәме әнә шундыйлардан. Өлкән буын кешеләре аны хезмәт ияләренең бердәмлеге көне итеп билгеләп үтәргә күнеккән. Ничек кенә булмасын, без аны әле дә көтеп алабыз. Мондый бәйрәмнәр барыбызны - игенчеләрне, эшчеләрне, инженерларны, табибларны, укытучыларны, гомумән, төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә, диелә котлауда.
Уртак тырышлыгыбыз белән бездә юллар, торак йортлар, мәктәпләр, спорт объектлары төзелә, кече һәм урта бизнес үсә, яңа гаилә фермалары барлыкка килә. Һәр язны игенчеләребез кырга чыгып, булачак мул уңышка нигез салалар. Алда башкарасы эшләр шактый. Ләкин бердәм тырышлык белән без теләсә нинди максатка ирешә алабыз.
Район башлыгы район халкын чын күңелдән ямьле яз бәйрәме белән котлап, нык сәламәтлек, иминлек, гаиләләргә бәхет һәм муллык, тынычлык теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев