Владимир Постников җитәкчелегендә шөгыльләнүче яшь футболчылар мини-футбол Федерациясе кубогына уеннарда кечкенә шәһәр һәм авыл командалары арасында иң осталар дип табылдылар.
Олег Пахомов
Исегезгә төшерәбез, безнең егетләр әле күптән түгел генә районның команда спорты төрләре тарихында беренче мәртәбә Татарстаннан Россия ярышларында катнашу хокукы алган иде. Дебют уңышлы килеп чыкты: командабыз Идел буе федераль округы беренчелегендә алтынчы урынны алды. Моның очраклы хәл булмавы турындагы шикләрне спортчылар узган уенда юкка чыгардылар. Безнең "Олимп" спорт комплексында үткән турнирга бик тәҗрибәле командалар, шул исәптән Россия ярышлары призеры - Мамадыш командасы да килгән иде.
Барлыгы безнең районда үткәрелгән ярышларда Татарстанның җиде шәһәр һәм район командалары катнашты. Уеннар түгәрәк системасында үткәрелде: һәр команда бер-берсе белән уйнап чыкты. Аннары җиңүче ярымфиналда - дүртенче, ә икенче призер өченче команда белән очрашырга тиеш иде. Аннары - финал. Бу чын мәгънәсендә футбол марафонын үтү җиңел булмаса да, тренерның осталыгы спортчыларның көчләрен саклап кала алды, һәм егетләр хәлиткеч уенга яхшы формада килеп җиттеләр.
Алдагы этапта безнең команда Нурлат "Факел"ын 3:1 исәбе (ике тупны - Никита Никифоров, берне Олег Ильясов кертте), Байлар Сабасы командасын 4:2 исәбе (барлык голларны Никита Никифоров кертте) җиңеп, икенче урынга чыкты. Баулының 2нче спорт мәктәбе һәм Мамадышның "Олимп" командалары белән уен тигез исәп белән тәмамланды (1:1), бары тик Кукмара футболчылары гына безнең егетләрне 2:3 исәбе белән җиңә алдылар (тупларны Кирилл Королев белән Никита Краюшкин кертте). Кукмара командасы алдагы этапта бик ышанычлы уйнап, барлык көндәшләрен отты һәм нәтиҗәдә 14 очко җыеп, беренче урынга чыкты. Өченче урынны - Мамадыш, дүртенче урынны Саба командасы алды.
Ярымфинал уеннары да Кукмара командасының көндәшләреннән өстен булуын раслады: алар Саба командасын 7:0 исәбе белән тар-мар иттеләр, ә безнең егетләр җаваплы уенда Мамадыш командасын отты (2:1). Уен барышында безнең команданың остарак уйнавы сизелеп торды. Ярымфиналда мамадышлылар көндәшләре капкасына бер-ике тапкыр куркыныч тудырдылар, безнең футболчыларның туп кертү мөмкинлеге шактый булса да, ике туп кына кертә алдылар. Икенче тайм ахырында Олег Ильясов, ә уен ахырында Илья Морюхов уңышка иреште.
Финал уенында Кумара командасының өметләре акланмады. Безнең команданың өстенлеге күзгә ташланып торды: уен барышында көндәшләренә туп кертү мөмкинлеге бирмәделәр, киресенчә үзләре кертә алды. Команда капитаны Никита Никифоров турнирның иң яхшы уенчы булуын раслады. Ул соңгы уенда ике туп кертеп кенә калмыйча, башкаларны да бергә туплап, җиңүгә рухландырды. Нәтиҗәдә уен 2:0 исәбе белән тәмамланды. Безнең егетләр Татарстан мини-футбол Федерациясе кубогына ия булды.
Геннадий Шеронов (аның сактагы уены һәркемгә үрнәк булырлык), Дмитрий Ковалев, Сергей Сигов, Игорь Мулинов, Артур Иванов, Кирилл Корнеев һәм Иван Герасимов та үзләрен оста уенчы итеп күрсәттеләр. Команданың һәр спортчысына медаль тапшырылды, ә Никита Никифоров турнирның иң яхшы уенчысы кубогына ия булды.
Безнең команда киләчәктә дә җиңүләргә ирешер дип, ышанырга була, егетләребезгә бары тик уңышлар телибез.
Нет комментариев