Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Бозга кергәндә сак булыгыз

Елга-күлләр, буаларда хасил булган беренче боз катламы зурлар белән бергә балаларның да игътибарын җәлеп итә. Берәүләр тизрәк кышкы балык тоту сезонын башлап җибәрергә теләсә, башкаларның көзгедәй ялтырап торган боз өстенә кереп шуасылары килә. Әмма беренче бозның никадәр зур куркыныч тудыруы турында да онытмаска кирәк.

Владимир САВЕЛЬЕВ,
район янгын сүндерү гарнизоны җитәкчесе.
Күп еллар буе алып барылган күзәтүләрдән күренгәнчә, бозда 12-14 яшьлек балалар аеруча саксызлык күрсәтә. Тимераяк киеп боз өстеннән үтү, таудан чана белән ялтырап торган бозга шуып төшү - болар кемне генә ымсындырмый икән? Хәтта зурлар да боз астына төшеп китү куркынычын исләреннән чыгаралар. Мәсәлән, юлны аз булса да кыскарту уе белән әле бозы юньләп ныгып та өлгермәгән елга аша чыгалар. Алар үз гомерләрен куркыныч астына кую белән бергә балаларга да "үрнәк" күрсәтәләр.
Боз өстенә аяк басканчы, иң әүвәл аның нык булуына инанырга кирәк. Аеруча су агымы көчле булган урыннарда, ерганаклар елгага агып кушылучы, промышленность предприятиеләреннән җылырак су агызыла торган тирәләрдә, шулай ук су асты үсемлекләре, агач, куак һәм камыш күпләп үсүче җирләрдә сак булырга кирәклеген онытмагыз. Ялгыш кына ясалган бер хәрәкәт нәтиҗәсендә дә кеше санаулы секундлар эчендә бозлы су астына төшеп китәргә мөмкин.
Елга яки күл ярына килеп бозга кар капламаган урыннардан гына төшәргә тырышыгыз. Ә менә бозга кергәч, салынган сукмак яки башкалар үткән эздән атларга киңәш ителә. Берничә кеше булсагыз, боздан барганда бер-береңнән бишәр адым ара калдырып атларга кирәк. Янәшәдәге кеше турында да онытмагыз, бәла килеп чыккан очракта аңа тизрәк ярдәм кулы сузарга ашыгыгыз. Шулай ук төнлә, аеруча таныш булмаган бозда, ялгыз гына шуарга яки йөрергә ярамый.
Артык зур булмаса да, шактый авыр тоелган йөкне боз аша чанага яки борыска салып алып чыгу кирәклеге турында онытмагыз.
Бәке уеп, балык тотарга яратучылар өчен дә өстәмә саклык чаралары каралган. Бер урында берьюлы берничә бәке тишү, балык тотканда бер урынга җыелу тыела. Балык тотарга барырга җыенсагыз, үзегез белән 12-15 метр озынлыгында җеп алырга онытмагыз. Дөнья хәлен белеп булмый, бәлки кирәге чыгар.
Су өсте боз белән капланган чорда әлеге кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәклеген онытмагыз. Бу кагыйдәләр гади, шулай да гомерегезне саклап калырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев