Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Апк: эшләр, проблемалар

Татарстан чәчү кампаниясен 2,5 миллион гектардан артык мәйданда төгәлләде

Игенчеләр терлек азыгы әзерләүгә керештеләр.

Татарстан Республикасында язгы кыр эшләренә йомгак ясалды. Чәчү кампаниясе тулысынча төгәлләнгән. Чәчүлекләрнең гомуми мәйданы 2 миллион 580 мең гектардан артык тәшкил итә, шуларның 1 миллион 660 мең гектарын сабан культуралары били.

Бөртекле культуралар чәчүлекләрнең 1 миллион 190 мең гектарын алып тора. Майлы культуралар өчен 670 мең гектар җир бүлеп бирелгән. Азык культуралары 616 мең гектарда урнашкан. Шикәр чөгендере 53 мең гектарда чәчелгән.

Агымдагы елда республика игенчеләренә 3,2 миллион тоннага якын сенаж, 3,7 миллион тонна силос һәм 320 мең тонна печән әзерләргә кирәк булачак. Бу запаслар терлекчелек хуҗалыкларын киләсе кышка азык белән тәэмин итәчәк.

Бүгенге көнгә Татарстанның 30 муниципаль районы терлек азыгы әзерләү кампаниясенә кереште. Инде 3,4 мең тонна печән һәм 94,2 мең тонна сенаж әзерләнгән.

Әзерләнгән сенаж саны буенча өч район алдынгылар рәтендә. Беренче урында Минзәлә районы тора – анда инде 12,6 мең тонна запас тупланган. Икенче урында 8,9 мең тонна күрсәткече белән Мөслим районы. Өчлекне Азнакай районы йомгаклый — 8,7 мең тонна.

Кырларда эшләр дәвам итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев