Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Апк: эшләр, проблемалар

Спас районының иң яхшы комбайнчыларына акчалата сертификатлар тапшырдылар

Алты уңган игенче 50 мең сумлык сертификатларга ия булды.

Августта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Иң яхшы комбайнчы-2021» республика конкурсы игълан ителгән иде.  Ярыш комбайнчылар арасында ел саен үткәрелә.

Министрлыкның конкурс комиссиясе республика һәм район дәрәҗәсендә 235 җиңүчене билгеләде.

Конкурс җиңүчеләре арасына Спас районының иң тырыш алты комбайнчысы: Александр Субботкин (Андрей Синицин хуҗалыгы), Анатолий Майоров (Юрий Семушкин хуҗалыгы), Игорь Фирсов (Надежда Васильева хуҗалыгы), Михаил Владимиров, Николай Комаров һәм Талип Әхмәтвәлиев (Игорь Планин хуҗалыгы) та керде.

Аларның һәркайсына 50 мең сумга сертификат тапшырылды. Дөрес, кайбер сәбәпләр аркасында, бүләкләү тантанасында бар да катнаша алмады. Аның каравы, Анатолий Майоров, Михаил Владимиров, Николай Комаров һәм Талип Әхмәтвәлиевны зурлап котладылар, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев