Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Апк: эшләр, проблемалар

Спас районы хуҗалыклары күпьеллык үләннәр чабуны төгәлләде

Бүгенге көнгә 12477 тонна печән әзерләнгән.

Спас районында терлек азыгы әзерләү дәвам итә.

Мул яңгырлар аркасында, быел күпеллык үләннәр узган ел белән чагыштырганда яхшы уңыш күрсәтәләр.

Спас районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, хуҗалыкларда быел беренче чабуда 9847 тонна күпьеллык үлән һәм печән, ә шәхси ярдәмче хуҗалыклар – 2630 тонна алганнар.

Күпьеллык үләннәрне беренче кат чаптыру төгәлләнүгә карамастан, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда печән әзерләү дәвам итә.

Игорь Планин крестьян-фермер хуҗалыгында 3700 тонна сенажга салынган.

Шушы арада башка хуҗалыкларда берьеллык үләннәрне чабуга керешәчәкләр. Мәсәлән, Ленар Гыйниятуллин крестьян-фермер хуҗалыгы печәнгә шушы көннәрдә төшәргә җыена.

"Һава шартларына ышаныч булмаганга күрә, печәнне тизрәк чабып бетерәсе килә. Быел печән һәм сенаж сыйфаты узган елгыга караганда күпкә яхшырак. Быел үләннәр яхшы, зуҗалыкларга булган мөмкинлекләрдән файдаланып калырга гына кала. Быелгы һава торышын исәпкә алып, печәннең икенче уңышы да әйбәт булыр дип өметләнәбез", – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дмитрий Савинов.

Хәзерге вакытта район кырларында бөртекле һәм майлы культуралар чәчүлекләрен карау дәвам итә.

Яфраклардан тукландыру 26000 гектарга якын мәйданда башкарылган, ә июль башында 32703 га мәйданда тамырдан тукландыру тәмамланган.

Корткычлардан 22168 гектар, авырулардан – 18105, чүп үләннәреннән 63523 гектар мәйдан эшкәртелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев