Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Апк: эшләр, проблемалар

Спас районында авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачылды

Ярминкәләрдә авыл мәктәпләре катнаша.

Болгарның базар мәйданында быел беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Чара 1 октябрьдә билгеләп үтеләчәк Өлкәннәр көненә багышланды.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә иң беренчеләрдән булып район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов булып китте. Ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм сатып алучылар белән аралашты.

Сәүдә гөрләп барды. Сатып алучыларга яңа суелган сыер һәм сарык ите, бал, мәктәп яны участокларында үстерелгән яшелчәләр, печән һәм салам, ашлык һәм тере кош тәкъдим ителде.

Спас район мәдәният йорты артистлары исә халыкны рус һәм татар халык җырлары, табышмаклар белән сөендерделәр.

Быел район яшьләр парламенты аеруча тырышты.

Алар ярминкәгә үзләре үстергән бәрәңге алып чыктылар. 

Яшьләр парламенты быел волонтерлар белән бергә 25 сутый җирдән 240 капчык бәрәңге җыйганнар.

Ким, Өчкүл, Антоновка, Полянка авыл мәктәпләре, шулай ук Болгарның беренче мәктәбе ярминкәгә үзләре үстергән яшелчә белән чыкты.

"Мәктәпләр өчен бу аеруча мөһим. Продукцияне сатудан кергән акчалар – бюджеттан тыш. Мәктәпләр бу акчаларга тендерларда катнашып тормыйча кирәкле канцелярия товарларын сатып ала алачак", – ди Антоновка урта мәктәбе директоры Александр Вихлянский. 

Сатып алучы тәкъдим ителгәнкән уңыш мәктәп укучылары куллары белән үстерелгән.

Ләкин бер кимчелек бар иде. Сатып алучылар сөт продукциясе юклыктан һәм әлегә ярминкәдә ашлык бик аз булуга зарланды.

"Ашлык иртә белән бар иде, ләкин бик тиз алып бетерделәр. Хәзер менә йөк машинасы киләсе партияне алырга китте. Гомумән, бу быел беренче ярминкә генә, шуңа күрә киләсе ярминкәләрдә сөт продукциясе дә, бөртеклеләр дә җитәрлек булачак. Быел уңыш яхшы. Моннан тыш, безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Казанга ярминкәгә барачак. Быел Казан ярминкәләренә авыл мәктәпләре дә, район яшьләре парламенты вәкилләре да барачак", – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дмитрий Савинов.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев