Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Апк: эшләр, проблемалар

Спас районы басуларында көнбагыш җыелмыйча калган

Мондый вәзгыять Татарстанның тагын берничә районында күзәтелә.

Спас районы кырларында көнбагыш уңышын җыеп алырга өлгермәделәр. Хәзерге вакытта мәйданнарның 65 % җыеп алынган. Калганнары һава торышының яхшыруын, хәтта яз җитүен көтәләр.

Спас районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Дмитрий Савинов билгеләп үткәнчә, мондый хәл берничә сәбәп аркасында килеп чыккан.

«Көзен көнбагыш өлгереп җиткәндә яңгырлар башланып китте. Исегездә булса, алар бер дә туктап тормады. Яңгырлар бетеп, кыраулар төшкәч, район фермерлары көнбагышрны урып-җыюга керешкән иде. Әмма бу юл да һава шартлары комачаулады. Бозлы яңгыр яуды, басулар калын боз катламы белән капланды. Бу боз әле дә эреп бетмәгән. Хәзер көннәр җылытуын көтәбез, чөнки мондый боз кабыгы белән көнбагыш җыештыруның мәгънәсе юк. Комбайннар да салкыннарда эшләүдән баш тарта. Һава температурасы күтәрелсә, калган көнбагышлны язга калдырмыйча җыеп алырга өметләнәбез. Хәер, андый тәҗрибә дә бар", – дип шәрехли Дмитрий Сергеевич.

Сүз уңаеннан, тагын берничә районда шундый ук хәл күзәтелә. Көнбагыш боз кабыгы белән капланып, басуларда калган, ә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре аның эреп бетүен көтә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев