Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Апк: эшләр, проблемалар

Рәсеме – район Мактау тактасында

Никольскидагы Андрей Синицин крестьян (фермер) хуҗалыгы бозау караучысы Әнисә Вәлиуллина күптән түгел генә Хатын-кызлар көне уңаеннан Казанда үткән бәйрәм тантанасында һәм район алдынгылар слетында катнашты. Моннан тыш, быел аны район Мактау тактасына керттеләр.

Аңа мондый олы хөрмәт юкка гына күрсәтелмидер. Әнисә Сәлим кызы инде утыз ел буе терлекчелектә эшләп, югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешә. Хәзерге вакытта аның группасында 40 бозау бар, ул аларны алты айга кадәр үстерә. Бозауларны балаларны караган кебек карый, рационга терлекләрнең үсеше өчен кирәк булган барлык матдәләр кертелгән, шуңа күрә бу көннәрдә аның группасында уртача тәүлеклек үсеш 750 грамм тәшкил итә.
Терлекчелек тармагында зур тәҗрибә туплаган Әнисә Сәлим кызы үз эшен һәрвакыт күңел биреп башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев