Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Апк: эшләр, проблемалар

Мини-ферма төзергә теләүчеләр өчен

Хуҗалыкта мал асрау өчен әйбәт бина төзүнең нинди суммага төшәчәген исәпләп чыгаруы читен түгел. Шуңа күрә, терлек тотучылар акчаны экономияләү максатыннан, тактадан гадәти сарай корып куюны өстенрәк күрә. Күп итеп мал симертергә теләүчеләргә республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының яңа программасы ярдәмгә киләчәк. Әлеге программа нигезендә, ярдәмче хуҗалыкларында сөт җитештерүче...

Олег ПАХОМОВ

Терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру, авыл халкын эш белән тәэмин итү һәм шуның нигезендә табыш алу мөмкинлеге тудыру - яңа программаның максаты әнә шуннан гыйбарәт. Программа буенча каралганча, подряд ысулы яки үз көчләре белән мини-ферма төзүчеләр тоткан чыгымнарның бер өлеше кире кайтарылачак.

Әлбәттә инде, субсидия алу өчен билгеле бер шартларны үтәргә кирәк. Аерым алганда, моның өчен ким дигәндә 8 баш сыерга мини-ферманың инде төзелгән булуы яки илле процент күләмендә (каркас, фундамент, стеналары) төзелүе, төзелешнең 2015 елдан соңга калмый башлануы, шәхси хуҗалыкта өч һәм аннан күбрәк савым сыер, алар турында мәгълүматның агымдагы елның 1 гыйнварына хуҗалык кенәгәсендә күрсәтелгән булуы, смета кәгазьләрендә мини-ферманың проект куәте чагылдырылуы шарт.

Субсидия бер генә тапкыр бер объектка һәм бер генә хуҗалыкка бирелә һәм смета кәгазьләрендә каралган төзелеш эшләре бәясенең 70 процентыннан һәм 200 мең сумлык субсидия күләменнән артып китмәскә тиеш. Субсидия алу өчен ярдәмче хуҗалыклары булган кешеләр авыл һәм шәһәр башкарма комитетларына түбәндәге документлар тапшыра: субсидия бирү турында түләү документлары һәм почта адресы күрсәтеп язылган гариза; шәхси хуҗалык паспорты (гомуми мәгълүмат бүлекләре һәм яшәү урыны); шәхси хуҗалык алып бару өчен җир участогына (теркәү турында таныклык) бирелгән документларның күчермәсе; хуҗалык кенәгәсеннән хуҗалыкта 2015 елның 1 гыйнварына өч һәм аннан күбрәк савым сыер булуын раслаучы выписка; төзелеп беткән бина яки кимендә 8 башка исәпләнгән мини-ферманың илле процентка кадәр төзелеп бетүе турында гариза.

Авыл җирлекләре башкарма комитетлары гаризаны махсус журналга теркәп куялар һәм теркәгәннән соң унбиш көн эчендә документларны тиешле тәртиптә карап һәм тикшереп чыгалар, урынга барып мини-ферманы планда күрсәтелгәнчә төзергә рөхсәт бирүе турында акт төзиләр, шәхси хуҗалыкта өч һәм аннан да күбрәк савым сыер булуы турында 2015 елның 1 гыйнварына караган хуҗалык кенәгәсеннән алынган выписканы, җир участогы документлары күчермәләрен раслыйлар, проект оешмасы тарафыннан төзелгән һәм шәхси хуҗалыкта расланган смета документларын килештерәләр. Смета документларын төзү буенча чыгымнарны башкарма комитетлар түли. Аннары башкарма комитетлар бинаның барлыгы турында акт төзи һәм документларның барысын да республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгына илтеп тапшыра. Әгәр документлар тулысынча җыелмаса яки шәхси хуҗалык программа нигезендә куелган таләпләргә туры килмәсә, бу очракта субсидия бирелми.

Районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре унбиш көн эчендә документларның тиешле таләпләргә туры килү-килмәвен тикшерә һәм шуннан соң субсидия бирү-бирмәү турында карар чыгара. Аннары мәгълүматларны гомумиләштерә һәм район буенча субсидияләрнең күпме булуы турында барлык белешмә, исәп-хисап кәгазьләрен министрлыкка тапшыра. Документлар тиешле таләпләргә җавап бирмәгән очракта, субсидия бирелми. Министрлык акчаны авыл хуҗалыгы идарәләренә күчергәннән соң, тиешле сумма шәхси хуҗалыкларның исәп-хисап счетына күчерелә.

Әгәр район авыл хуҗалыгы идарәләре субсидияләрнең башка максатлар өчен файдалануын һәм аларны алу өчен ялган документларның тапшырылган булуын ачыкласа, бу очракта бюджет акчасы алты көн эчендә кире кайтарылырга тиеш. Ирекле рәвештә кире кайтарудан баш тарткан очракта, бюджет акчасын суд аша түләттерәчәкләр.

Яңа мини-фермалар шәхси хуҗалыкларда мал асрау шартларын күпкә яхшыртачак һәм авыл халкының хезмәтен җиңеләйтәчәк.

фото http://news.vtomske.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев