Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Апк: эшләр, проблемалар

Игенчеләрнең көзге мәшәкате

Сентябрь ае җылы, коры килгәнлектән, игенчеләр табигать биргән һәр мөмкинлектән файдаланып калырга тырышалар.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, район хуҗалыкларында терлек азыгы туплау эше шактый әйбәт бара. Барлыгы 22 мең тонна печән хәзерләнгән, шул исәптән җәмәгать терлекләре өчен - 13,4 мең тонна.

"ВЗП "Булгар", "Авангард" җәмгыятьләре, Ленар Гыйниятуллин, Евгений Синицин крестьян (фермер) хуҗалыкларында кукурузны силоска салу бара. Быел бу культура районда меңнән артык гектар били. Бүгенге көндә кукуруз 600 гектардан җыеп алынган, 7800 тонна саклауга салынган.

Дамир Хәмидуллин хуҗалыгында көнбагыш уруга керештеләр. "ВЗП "Булгар", Владимир Марянин, Надежда Терпигорева хуҗалыклары рапс уруны дәвам итә, Айсылу Мөхәммәтова һәм Вәгыйз Мөхәммәтов хуҗалыклары бу эшне инде төгәлләгән. Бу культура районда 3000 гектардан артык мәйданда чәчелгән, аның 1700 гектары җыеп алынган.

Җирне туңга сөрү дә дәвам итә. Бу агрочара әлегә 38,8 мең гектарда үткәрелгән, бу планның 68 процентын тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев