Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Апк: эшләр, проблемалар

Эшләр туктап тормый

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 4 сентябрьгә игеннәр 32824 гектардан җыеп суктырылган. Бу барлык мәйданның 85 процентын тәшкил итә.

Көннәрнең яңгырлы торуы игеннәрне җыеп алуга һәм көзге культуралар чәчүгә комачаулый. Сабан бодаеның шактый өлеше әле басуларда - ул 4850 гектардан (61 процент) җыеп суктырылган. Амбарларга кайтарылган сабан бодае 9750 тонна тәшкил итә. Һәр гектардан уртача 20,1 центнер уңыш чыга. Район басуларыннан амбарларга барысы 68820 тонна ашлык кайтарылган.

3430 гектарга арыш (планлаштырылган мәйданның 82 проценты) һәм 2300 гектарга көзге бодай (16 процент) чәчелгән.

17100 гектар җир сөрелгән, бу барлык мәйданның 35 процентын тәшкил итә, шуның 2800 гектары - өстән, 1100е тирән эшкәртелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе яңгыр ашлык