Укучылар хастаханәгә килде
“Ак халатлы фәрештәләр” профориентация акциясе кысаларында шәһәрдәге урта мәктәпләрнең өлкән классларында белем алучылар һәм кадет мәктәбе укучылары район үзәк хастаханәсендә булдылар.
Укучылар алдында хастаханәнең баш табибы Егор Самохвалов, Казан дәүләт медицина университеты студентлары чыгыш ясадылар. Алар табиб һөнәре югары уку йортларына керү шартлары, студент тормышы һәм башка күп кенә кызыклы нәрсәләр турында сөйләделәр.
Өлкән класс укучылары КДМУ турында фильм карадылар, алар өчен хастаханә буйлап экскурсия оештырылды. Укучылар поликлиниканы, балалар консультациясен, ашыгыч ярдәм күрсәтү, хирургия бүлекләрен карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев