Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Туберкулезга ничек каршы торырга?

Узган шимбә көнне үткәрелгән район җәмәгать Советының киңәйтелгән утырышында халык арасында туберкулез белән авыру очракларын киметү чаралары турында сүз барды.

Киңәшмәдә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Егор Самохвалов чыгыш ясады.
Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, безнең район буенча бу күрсәткечләр уртача республика буенчадан күпкә артык. Мәсәлән, узган ел туберкулез белән авыру республика буенча 100 мең кешегә 48 кеше тәшкил итсә, безнең районда бу сан 82,9 кешегә җитте. Бу авырудан үлүчеләр саны республикада 6,9 булса, безнең районда 24,4 кеше тәшкил итә. Әлеге хәл район җитәкчеләрендә дә, халыкта да зур борчу тудыра. Бу санның елдан-ел арта баруы аеруча куркыныч. 2011 елда туберкулез диагнозы белән 244 кеше исәпкә куелган булса, 2012 елда бу сан инде 266 кеше тәшкил итте, ә 2013 елда учетта инде 288 кеше торды. Иң куркынычы - авырулар арасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар да бар.
Авыруның таралу сәбәпләре күп төрле. Медицина тикшерүләрен, флюорография үткәрү нәтиҗәсендә авыруның башлангыч стадияләрен билгеләп, кешеләрне учетка куялар. Тик авырулар арасында кайберәүләр дәвалау курсын үтүдән катгый рәвештә баш тартып, табиб киңәшләрен үтәмиләр, туберкулез диспансерларын ташлап китәләр. Мондый хәл безнең районда гына түгел. Хәлне уңай якка үзгәртү өчен, хокук саклау һәм башкарма хакимият, шулай ук җәмәгатьчелекнең дә актив катнашуы таләп ителә. Туберкулезның таралуын туктату өчен хәлиткеч чаралар күрергә кирәк. Мәҗбүри флюорографиядән тыш, аларга мәктәпләрдә санитария-агарту эшен җайга салу, Манту пробасы ярдәмендә тикшерүләр үткәрү, привикалар ясау да керә. Кайбер ата-аналар киләчәкне уйламыйча, нигәдер бүген бу чаралардан баш тартуны хуп күрәләр. Районыбызда табиб-фтизиатрның булмавы да зур кыенлыклар тудыра.
Утырышта шулай ук "Гигиена һәм эпидемиология үзәге" җитәкчеләре Наталья Егорова, Виктор Мешков, "Таттехмедфарм" район даруханәсе җитәкчесе Татьяна Аникаева, районның баш ветеринария табибы Николай Столяров һәм башкалар чыгыш ясады. Җәмәгать Советы утырышы киңәшләр һәм кисәтүләрне исәпкә алып, туберкулез авыруы таралуына чик куя торган чаралар үткәрү турында карар кабул итте.
Утырыш эшендә район башлыгы Камил Нугаев катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев