Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Ашамлык – дару

Ашамлык - дару ул, дигән бөек Гиппократ. Аның бу сүзләре бүгенге заманның барлык ризыкларына да туры килми анысы. Ә менә солы, чыннан да, дару гына түгел, ә даруның даруы. Аның яңа тишелеп чыккан яшел үләненнән ясалган төнәтмәне нервлар какшаганда, нык талчыкканда, иммунитет кимегәндә эчәләр. Саламы һәм тамырыннан ясалган ванналар тире...

Ашамлык - дару ул, дигән бөек Гиппократ. Аның бу сүзләре бүгенге заманның барлык ризыкларына да туры килми анысы. Ә менә солы, чыннан да, дару гына түгел, ә даруның даруы.
Аның яңа тишелеп чыккан яшел үләненнән ясалган төнәтмәне нервлар какшаганда, нык талчыкканда, иммунитет кимегәндә эчәләр. Саламы һәм тамырыннан ясалган ванналар тире авыруларын һәм буыннар сызлауны дәвалый. Солы саламы төнәтмәсе шулай ук диабет белән интегүчеләргә дә файдалы: ул кандагы шикәр күләмен киметә. Әмма иң файдалы, иң кыйммәтлесе, әлбәттә, аның ярмасы. Солы ярмасында 18 процент аксым, 60 процент углевод һәм 5 процент чамасы май бар. Шуның өстенә ул Е, А, К, В витаминнарына, әллә никадәрле микроэлементларга, ферментларга бай.
Солы ярмасыннан әзерләнгән ризык белән даими туклану ашкайнату системасы һәм бавыр эшчәнлеген җайга сала. Ә андагы тиреостатин дигән гормон калкансыман бизгә уңай тәэсир итә. Солыда май һәм углеводлар эшкәртүне җиңеләйтә торган ферментлар барлыгы да ачыкланды. Безнең илдә ачлык чорында солы бик күп авылларны үлемнән коткарып калган. Сугыш вакытында да сугышчыларга көч туплау өчен солы боткасы белән кесәлен биргәннәр.
Солы шулай ук кан составын яңарта, кан оешу куркынычын киметә, матдәләр алмашын яхшырта, организмның иммунитетын күтәрә һәм, иң мөһиме, организмның картаю процессына аяк чала.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X