Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Язмышларны сугыш хәл итте...

Никольскида яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Петр Харымов солдат тормышы беркайчан да җиңел булмады, ди. Аны армиягә 1943 елның көзендә алалар.

Бу вакытта аңа унҗиде яшь кенә була, ләкин сугыш законнары каты, Ватан азатлыгын сакларга япь-яшь егетләрне җибәргәннәр. Петр Дмитриевич авыр сугыш юлы үтә. Фашистларны җиңгәннән соң, ул милитаристик Япониягә каршы сугышта катнаша. Сугышта мотоукчылар полкы наводчигы, махсус саперлар батальоны саперы булып хезмәт итә.
- Сугышта иң авыры - бергә хезмәт иткән иптәшләреңне югалту, - дип искә ала ул. - Һәр адымда үлем сагалап торган сугыштан да куркынычы юк, рәтләп ашау, йокы күрмәдек, барыбыз да түземсезлек белән Җиңүне көттек.
Петр Дмитриевичның сугышчан юлы "Японияне җиңгән өчен" медале, беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Жуков медале, күпсанлы юбилей бүләкләре белән билгеләп үтелгән.
Авылдашлары исә Петр Дмитриевичны бик тырыш, намуслы кеше буларак беләләр. Ул элеккеге ат заводында эшләгән, ат караучы да, чабышкы атларны өйрәтүче дә, каравылчы да булган.
Озак еллар гомер иткән Никольски авылы белән ветеран әле дә элемтәне югалтмый. Кыш чыгарга ул Болгарга, ветеран буларак алган фатирына килә, ә җәен исә туган авылына кайта. Бүгенге көндә аны кызлары карап тора. Анна - Казанда, Татьяна Мәскәүдә яшәсә дә, әтисен карап-тәрбияләп торуны алар үзләренең бурычы дип саный.
- Петр Дмитриевичны халык хөрмәт итә, - дип сөйли җирле ветераннар оешмасы җитәкчесе Надежда Тужилкина. - Сәламәтлеге булганда, митингларда актив катнашты, яшьләр, укучылар белән даими очрашып, сугыш еллары, үзе турында сөйләде. Сугыш чоры кешеләре - олы хөрмәткә лаек, алар Ватанга тугрылыкны сүз белән түгел, эш белән расладылар. Ә бүген алар өчен тынычлыктан да кадерле нәрсә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев