Шәһәребездә яшәүче Елизавета Карпеевага шушы көннәрдә туксан яшь тулды.
Сугыш вакытында тылда эшләгән, ишле бала үстергән ветеран тормышның бөтен авырлыкларын күргән. Шулай булса да, аның сабырлыгына, әле дә һәр сүзен үлчәп сөйләвенә сокланмый мөмкин түгел. Ләкин үткәннәрне искә төшерә башлагач, дулкынлануын яшерә алмады.
Елизавета Федоровна үзенең ваемсыз балачагын искә алып сөйли алмады, чөнки ул бик иртә нужа арбасына җигелә... Аның бик тә укыйсы килә.
Авылларындагы башлангыч мәктәпне бетергәч, ул Матвеевка авылына йөреп укый, монда тугызынчы классны тәмамлый. Яңгырда да, буранда да көн саен мәктәпкә китәләр. Кыш көне бүреләр бигрәк тә куркыныч була. Бервакыт иске Куйбышевтан җәяү кайтканда яныннан гына ике бүре үтеп китә, ул куркуыннан туктап кала, алар ничек тимәгәндер, әле дә бу турыда искә төшерсә калтырап куя.
Ул авыр хезмәттән курыкмый. Чана белән урманнан утын ташулар, амбарда эшләгәндә көне буе ашлык тутырылган капчык күтәрүне ничек онытасың! Сугышның беренче елында әтиләре үлеп китә. Алар таянычсыз калалар. Моннан соң тормышлар бигрәк тә авырлаша. Сугыш башланган елны аны урман кисәргә җибәрәләр. Монда күргәннәр үзе бер китап язарлык. Ачлык-ялангачлык, суык җелекләргә үтә. Безне яшисе килү теләге һәм сугыш бетәр дигән ышаныч кына саклап калгандыр, ди ветеран. Җиңү шатлыгы турында ишетү бөтен авырлыкларны оныттыра...
Елизавета Федоровна хәзер уңайлы фатирда, өч улының, кызының һәм оныкларының игътибарын тоеп, кирәкле кеше булып яши.
Юбилее белән котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина, социаль хезмәт вәкилләре ветеранга күпьеллык хезмәте өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр, нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, иминлек теләделәр. Аңа РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, чәчәкләр һәм бүләк тапшырдылар.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев