Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Тормыш яме – балаларда...

Бу якты дөньяга өч бала тудырып үстергән ананы ни өчен күп балалы кешегә саныйлар? Гадәти ананың кулы ике генә, күп балалы ананың баласы никадәр булса, кулы да шулкадәр күп. Гадәти ананың үз балаларын ишетү өчен ике генә колагы бар, күп балалы ананың баласы никадәр булса, колагы да шулкадәр күп. Күп...

Ольга ГАВРИЛИНА
Анастасия булачак ире белән беренче тапкыр чиркәүдә очрашкан. Бер-берсенә сокланып карап торсалар да, сүз катарга икесенең дә кыюлыгы җитмәгән. Шулай да ниндидер бер көч ике йөрәк арасына тылсымлы күпер сала, яшьләр бер-берсенә гашыйк булалалар. Анастасия белән Максим Волковларның бергә яши башлауларына инде алты елдан артып киткән. Өч бала үстерәләр: улларына - биш яшь, кызларына - дүрт һәм ике яшь ярым тулган. Анастасия Казанда логопед булырга укыса да, белгечлеге буенча бөтенләй эшләргә туры килмәгән. Үзен тулысынча гаиләгә, иренә һәм балалар үстерүгә багышлаган.
Анастасия кече яшьтән зур һәм тату гаилә турында хыялланган. Шөкер, хәзер аның яраткан ире, яшәргә йорты, балалары бар. Бәхет өчен тагын ни кирәк? Гаилә башлыгы Изге Авраамий чиркәвендә яшьләр бүлегендә эшли, "Багратион" тарихи реконструкция түгәрәге белән җитәкчелек итә. Гади генә материаллардан танк яки башка сугыш кирәк-яракларын, кем әйтмешли, күз ачып йомган ярада ясый ала.
Максим белән Настя Казаннан безнең шәһәргә әле күптән түгел генә күчеп кайтканнар. Бергәләшеп "Болгар" лагерына килгәннәр алар, әлбәттә инде, тыныч, иркен шәһәрне бик ошатканнар. Инде гаилә тормышлары да җайга салынып килә. Болгарга килеп төпләнүләренә бер дә үкенмиләр. "Балалар - мәхәббәт җимеше, - ди Анастасия. - Алар - безнең киләчәгебез, димәк, үстереп кеше итү өчен йөрәк җылысын кызганмаска тиешбез. Сабыйларның мөлдерәмә тулы күзләренә карыйсың да, бу дөньяны тагын да ямьле һәм яктырак итәсе килә. Бала үзенең янәшәсендә яраткан әти-әнисен күрергә һәм кыен минутларда ярдәм итәргә әзер торган якыннары барлыгын белеп торырга тиеш..."
Гаиләдә бала туу белән ата-аналар тормышның һәр мизгелен кадерли белергә өйрәнә. Тату гаиләдә балаларга да күңелле. Алар бер-берсен яратып, ярдәм кулы сузарга өйрәнеп үсәләр. Күп балалы аналарны гадәттә кызганалар. Янәсе, никадәр нужа күрәләр бит. Моның белән килешә алмыйм, киресенчә, күп бала үстерүчеләрне бәхетле кешегә саныйм. Бәхетле дә, бай да әле алар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев