Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Тамырлары туган җиргә береккән...

Кожаевка авылында яшәүче Юрий Тимофеев сугыш башланыр алдыннан – кырыгынчы елда дөньяга килгән.

Биш класс укыганнан соң, унөч яшеннән тормыш арбасына җигелергә туры килә. Тормышында әллә ни зур батырлыклар кылмаса да, Юрий Тимофеевич гомере буе туган җиренә тугрылык саклап, аны алга җибәрү өчен эшләгән. Тиздән ул үзенең сиксән яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә тиеш.

Юрий гаиләдә өченче бала булып дөньяга аваз сала. Бер яшен тутырып та өлгерми, сугыш башланып китә. әтисен фронтка алалар, әнисе балалары белән ялгызы калып тора. Сугыш чоры авырлыклары хәтерендә сакланмаса да, шул чорның барлык балалары кебек, аңа да авыр булгандыр.

Реклама

 
Җиңү мае Тимофеевлар гаиләсе өчен шатлыклы да, шул ук вакытта кайгылы да килә. Әтисе сугыштан башка хатын янына кайта. Әнисе исә бөтен тормышын балалары Валентина белән Юрийга багышлый (өч баланың берсе нәни килеш вафат була). Яртылаш ятим балаларга кечкенәдән үк эшкә өйрәнергә туры килә. Шуңа күрә яшьли чыныгу алалар. Нинди эшкә тотынырга дип, сайлап торырга мөмкинлекләре дә булмый аларның. Юрий кечкенәдән ат җигәргә өйрәнә, болыннан печән ташый, фермада терлек карый. Укырга сугыш елларыннан соң керсә дә, бер дә җиңел булмый аларга. Илнең авыр хәлдә калуы аркасында озак укырга да насыйп булмый. 


1953 елда Юрий Кожаевка фермасында ат караучы булып эшли башлый. Бернинди эштән куркып тормый, хәленнән килгәнчә әнисенә ярдәм итәргә тырыша. Медицина комиссиясе үтсә дә, аягы авыртканга күрә аны армия хезмәтенә алмыйлар.
Алтмышынчы еллар башында Юрий фермада бозау караучы булып эшләүче Мария белән таныша. Гаилә корып җибәрәләр, өч балалары туа. Тимофеевлар гаиләсе һәрвакыт эш сөючәнлеге белән аерылып тора. Башка авыл халкы кебек, иртә таңнан караңгы төнгә кадәр эшлиләр. Эштән кайткач, тавык чүпләп бетерә алмас йорт мәшәкатьләре көтеп тора. Күпләп терлек-туар асрыйлар, зур бакчада яшелчә үстерәләр. бакчада үскәне үзләренә дә, терлекләр ашатырга да җитеп бара.
– Тимофеевларның каралты-курасында һәрвакыт тәртип булыр, – ди алар гаиләсе турында авылдашы, педагогия хезмәте ветераны Любовь Казакова. – Йорт-җирләре дә хуҗалары кебек, чиста-пөхтә, төзек.
Тимофеевлар иңгә-иң куеп ярты гасырдан артык яшиләр. Ике ел элек Юрий Николаевич ялгыз кала. Балалары һаман килеп, хәлен белеп йөриләр. алар барысы да гаиләле, әти-әнисенә ике онык һәм өч оныкчык бүләк иткәннәр. Алар килгән көн Юрий Николаевич өчен чын бәйрәмгә әверелә.
Лаеклы ялда булса да, аның беркайчан буш утырганы юк. Бакчасында да эшли, авыл буйлап йөреп, халык белән аралашып кайта. Тырышлыгы, туган ягына булган тугрылыгы белән ул авылдашлары һәм балалары өчен үрнәк булып тора. 
Шулай итеп, Юрий Тимофеев үзенең чираттагы гомер бәйрәмен күтәренке кәеф белән каршы ала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X