Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Сәйләннән могҗизалар ясый

Үз йортын мөмкин кадәр ямьлерәк итәргә, ничек тә булса бизәргә тырышмаган кеше юктыр ул. Мәсәлән, кемдер диварларга картиналар һәм сәгатьләр элә, кемдер башкаларда булмаган җиһазлар ясатып ала... Ә кайберәүләр йортын үз куллары белән ясаган төрле әйберләр белән бизи. Мәсәлән, сәйләннән соклангыч бизәкләр ясарга була икән...

Ирина Телицына

Дилә Софьина сәйләннән төрле әйберләр ясау белән күптән мавыга. Ире фаҗигале рәвештә вафат булганнан соң, өч бала белән ялгыз калгач, җан ярасын аз гына булса да җиңеләйтү өчен, сәйләннән төрле әйберләр үрә башлый. Аның бу эшен туганнары да хуплый. Ул китаплар һәм осталарның киңәшеннән тыш, интернеттан да күп нәрсәләр эзләп тапкан. Ә хәзер Дилә Шамил кызы сәйләнне кулыннан да төшерми.

Йокы бүлмәләренең берсендә ул җайлы гына эш урыны ясаган. Өстәлдә - салфеткалар, яктырткыч һәм эш өчен бөтен кирәк-яраклар. Иң зур урынны, билгеле инде, төрле төстәге, төрле зурлыктагы сәйләннәр алып тора. Алюминий яки бакыр тимер чыбыклар сәйләннән ясаган теләсә кайсы әйбернең, шул исәптән агач ботаклары һәм кәүсәсе өчен дә, нигез булып тора.

Бу эш кешедән күп сабырлык һәм вакыт таләп итә. Башта яфраклары белән беренче ботаклар барлыкка килә, аннары икенчесе, өченчесе күренә башлый. Аннары алар агач кәүсәсенә беркетелә. Тик эш моның белән генә бетми. Агачны гипстан ясалган терәүгә утыртырга кирәк. Моның өчен теләсә нинди тартма да ярый. Аннары аны гуашь яки акварель буяулары белән төрле төсләргә буярга, төрле төстәге ташлар яки кабырчыклар белән бизәргә була. Барлык кирәк-яракны Дилә шәһәр кибетләреннән сатып ала. Ә һәр агач янына кечкенә генә сыннар тезеп чыга. Шулай ук төрле формадагы әзер терәүләр дә сатып ала. Сәйләннән ясалган агачлар, чәчәккә күмелеп утырган сакура куаклары, лилия һәм сирень чәчәкләре мондый савытларда аеруча матур күренә.

Дилә Шамил кызының игътибарны җәлеп итә торган сувенирлары шактый. Тәрәзә төпләрендә төрле зурлыктагы агачлар утыра, һәрберсенең үз исеме бар. Мәсәлән, ак һәм кара төстәге сәйләннән үрелгән мәхәббәт агачы залдагы җиһазларга бик тә туры килә. Теләкләр агачы астында уенчык мәче балалары утыра, ә янда гына пайеткалардан ясалган кечкенә каеннар. Соңгы вакытта Дилә бу ялтыравык тәңкәләрне дә эшендә куллана башлаган. Алардан ясалган агач яфраклары бигрәк матур күренә һәм бу тәңкәләр ярдәмендә яфракларга теләсә нинди төсне бирергә мөмкин.

Кыска гына вакыт эчендә Дилә Шамил кызы илледән артык сувенир ясаган. Аның фикеренчә, үз кулларың белән сәйләннән үргән агач - иң яхшы бүләк. Шуңа күрә туганнарына да мондый сувенирларны теләп бүләк итә. Моннан тыш, кече улы Максим йөри торган "Солнышко" балалар бакчасын бизәүгә дә үз өлешен кертә. Олы улы Максим җиденче класста укыган кадет мәктәбе оештырган күргәзмәләрдә катнаша. Дәресләрдән бушаган вакытта Максим рәсем ясау белән мавыга, балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлегендә укый. Ә уртанчы улы Александр икенче мәктәпнең өченче класс укучысы. Баянда уйнарга ярата. Шулай итеп, һәрберсенең яраткан шөгыле бар. Иң мөһиме - аларның күңелсезләнеп утырырга вакытлары юк һәм әниләре балаларга бу яктан бик яхшы үрнәк күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дилә Софьина сәйлән