Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Лаеклы абруй казанды

Өчкүл урта мәктәбе директоры Алсу Мансур кызы Лешева бу көннәрдә үзенең юбилеен билгеләп үтә. Мондый бәйрәмнәрдә хезмәттәшләре күрсәткән игътибар аеруча кадерле була.

Лидия Комягина,
Өчкүл мәктәбе укытучысы.
Вакыт агымы сизелми үтә, диләр. Бу чынлап та шулай икән. Казан педагогия институтын яңа гына тәмамлап, Өчкүл мәктәбенә математика укытырга килгән яшь укытучы Алсу Мансур кызы өчен дә бу вакыт бик тиз үтеп киткән. Шәһәрдә туып-үскән кызга авыл тормышына күнегү бер дә җиңел булмый. Беренче мәлдә барысын да ташлап, яңадан шәһәргә кайтып китү теләге еш туа. Тик язмыш үзенчә хәл итә. Аңа да авылда үзенең бәхетен табып, тамырларын монда җибәрергә насыйп булган. Инде чирек гасырдан артык ул Өчкүл укучыларына математика фәненнән белем бирә.
Еллар үткән саен, тәҗрибәсе, осталыгы да арта. Бүгенге көндә Алсу Мансур кызы - беренче квалификация категорияле укытучы. Укучылары да имтиханнарда югары нәтиҗәләргә ирешәләр.
Үз эшендә ул төрле алымнарны кулланса да, максаты бер үк - катлаулы кебек тоелган әйберне гадиләштереп, аңлатып бирү. Аның өчен иң мөһиме - укучыны фикер йөртергә, үзлегеннән мәгълүмат эзләп, мәсьәләләрне төрле алымнар белән чишәргә өйрәтү.
Алсу Мансур кызы дәресләрендә төрле сәләт, төрле белем дәрәҗәсенә ия булган укучыларның барысы да бик теләп эшкә кушыла. Аңа укыту процессына иҗади караш, тупланган тәҗрибәсеннән оста файдалану, үз фәнен камил белү кебек сыйфатлар хас. Укытучы һөнәренә ул җаны-тәне белән гашыйк. Озак еллар класс җитәкчесе вазифасын башкарып, һәр укучы белән уртак тел табып, ата-аналарны да укыту-тәрбия эшенә җәлеп итеп эшләгән.
Югары һөнәри осталыгын, оештыру сәләтен, эш тәҗрибәсен исәпкә алып, Алсу Мансур кызын 2007 елда мәктәп директоры итеп билгеләгәч, мәшәкатьләре бермә-бер арта. Кирәк чакта кырыс, кирәк чакта ачык йөзле, тәмле телле була белгән укытучы укучылары арасында гына түгел, укытучылар коллективы, авылдашлары, ата-аналар арасында да абруй казанган.
Көн әйләнәсендә аның буш торганы юк диярлек: дәресләр, киңәшмәләр, педсоветлар, мәктәпне контрольдә тоту, семинарлар, репетицияләр һәм башкалар күп вакыт таләп итә. Тик ул мәктәптә дә, өендә дә барысына өлгерә. Алсу Мансур кызы тәҗрибәле педагог, остаз, җитәкче генә түгел, менә дигән хуҗабикә, кайгыртучан ана һәм хатын да. Күптән түгел генә ул дәү әни булып, хәзер Лешевлар гаиләсендә сөйкемле оныгы Арина үсеп килә.
Аны юбилее белән тәбрик итеп, Алсу Мансур кызына чын күңелдән нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, сәләтле укучылар, гаилә бәхете һәм күтәренке кәеф телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев