Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Күпне күргән ветеран

Шәһәрдә яшәүче Екатерина Иванова дәһшәтле елларда илебезне дошманнан саклаган. Әле яңа ел алдыннан гына ул үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Екатерина Павловнага тормышта күпне күрергә, күпне кичерергә туры килә. Аның балачак еллары туган авылы Полянкада үткән. Биредә дүрт классны тәмамлагач, Танкеевкада укый, сигезенче классны исә Куйбышев мәктәбендә тәмамларга туры килгән. Җәяү кырык чакрым араны ничек үтүен әле дә хәтерли. Арып талчыккан кызның өенә кайтып кергәндә җеп өзәрлек тә хәле калмый.
Аннары әтисе аны Балымер он заводына кассир итеп эшкә урнаштыра. Көтмәгәндә сугыш башлана. Башта фронтка яшь хатыннарын һәм балаларын калдырып абыйлары китә, кырык икенче елның апрелендә Екатеринага да повестка китереп тоттыралар. Ул Мәскәүдә, һава һөҗүменә каршы гаскәрләрнең аэростатчылар дивизиясендә хезмәт итә. Сүз дә юк, кыенлыкларны күп кичерергә туры килә аңа, шулай да сынатмый.
Илебез азатлыгы өчен көрәшкән кеше буларак, Җиңү көне - аның өчен иң шатлыклы көннәрнең берсе. Туган ягына кайтып, туганнары, башка кадерле кешеләр белән очрашу мизгелләрен берничек онытырлык түгел. Бераздан Екатерина Павловна хәзерләүләр конторасына эшкә урнаша. Биредә эшләгәндә кияүгә чыга. Ире Афанасий Матвеевич белән кырык ел пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшиләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр.
Екатерина Павловна күп еллар буе бухгалтер булып эшләгән. Хезмәттәшләренең ихтирамын казанган. Аны бәйрәмнәрдә, башка чаралар уздырганда беркайчан онытмыйлар, мондый көннәрдә дә гел килеп хәлен белешеп торалар.
Ветеранны юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, ветеран оешмалары советы рәисе Юрий Зуйков, социаль хезмәт вәкилләре килгән иде. Ил язмышы хәл ителгән көннәрдә ир-атлар белән бергә Ватан сагына баскан бу кыю хатын-кызга күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, исәнлек-саулык, ак бәхетләр теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев