Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Күңелләрдә безнең мәңге сакланырсың: Илдар Алишев истәлегенә

Яр Чаллы шәһәрендә балалар язучысы Абдулла Алишның туганнан туганының улы Илдар Алишев вафат булды.

Ул кырык елга якын хезмәт юлын мәгарифкә багышлады. 1994 елдан башлап Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында эшләде, төрле хезмәт вазыйфаларын башкарды. Педагогика һәм психология кафедрасының өлкән укытучысы, педагогика һәм психология кафедрасы җитәкчесе, чит телләр факультеты деканы, педагогика һәм психология кафедрасы доценты булып торды. 2018 елдан лаеклы ялга чыкты. Аңа 68 яшь иде.

Якташыбыз, минем туганым, Абдулла Алиш исемен күтәрү, тагын да күбрәк кешеләргә ишеттерү өчен янып-көеп йөрде. Язучыны искә алу көннәрендә һәрвакыт туган авылы Көектә, Болгар шәһәрендә, аның музеенда, Казандагы А.Алиш исемендәге гимназиядә, язучының бюсты куелган Апас җирлегендә булып чыгышлар ясады. Әтисенең туган авылы Иске Рәҗәптә, авыл мәктәбендә булып укучылар белән очраша иде.

 Эшләү дәверендә, укытучыларның белемнәрен күтәрү курсларында Болгарга килеп укытучыларга педагогика һәм психология фәненнән лекцияләр укыды.

Үләренә берничә көн кала Алишның әтисе Гәбделбарыйга, язучының бабасы Нурулла хәзрәткә, әбисе Җамалиягә Чаллыда яңа кабер ташлары ясатып, аларны уллары, оныклары белән Көек авылы зиратына алып килеп куйды, кабер өслекләрен төзекләндерде, яңартты. Фани дөньяны ташлап китәсен сизгән кебек, уллары, оныкларына: сезнең шәҗәрә шушы авылдан башлана, дип аңгартуы, тагын бер кат әйтеп калдыруы булгандыр инде мәрхүмнең.

Бик кызганыч... Мәрхәмәтле, кешелекле, киң күңелле, туган җанлы, ярдәмчел кеше иде ул. Кояш сыман яктылык, энергия бөркеп торган кешеләр була. Ул да нәкъ шундый иде. Авыр туфрагың җиңел, урының җәннәт түрләрендә булсын, туганым. Амин, ярабби! Без сине беркайчан да онытмабыз!

Флёра Хәйретдинова, Иске Рәҗәп авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев