Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Иңне-иңгә куеп яшиләр

Болгарда яшәүче Нина Ивановна белән Виктор Павлович Борюшкиннарга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Аларның гаилә корып яши башлауларына илле елдан артык вакыт үткән!

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Әлеге бүләкне узган якшәмбедә кичен шәһәрнең үзәк мәйданында Изге-Авраам чиркәвенең миссионерлык бүлеге һәм районның мәдәният бүлеге оештырган бәйрәмдә тапшырдылар. Бу бәйрәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды.
Әлеге медаль 2008 елда булдырылды һәм ул бергә егерме биш елдан артык яшәгән гаилә парларына тапшырыла. Борюшкиннар инде күптән бу чикне узган. Аларның никахын 1956 елда Антоновка авылында теркәгәннәр. Нина Ивановнаны бу авылга математика укытучысы итеп эшкә җибәрәләр. Виктор Павлович - шушы авыл кешесе, мәктәптә хезмәт фәнен укыткан. Аларның икесенең дә педагогик эш стажы зур. Нина Павловна әле тагын Антоновка, Никольск һәм Куйбышев урта мәктәпләренең педагогик коллективлары белән дә җитәкчелек иткән. 1974 елны әле дә горурланып искә ала. Ул елны Никольск урта мәктәбен тәмамлаган илле өч укучының унысы югары уку йортларына укырга кергән. Укытучы өчен моннан да зуррак шатлык бармы икән!
Аларның эшен бүген кызлары Людмила Викторовна белән киленнәре Галина Михайловна дәвам итә. Людмила - икенче мәктәп, ә менә Галина Никольск мәктәбе коллективы белән җитәкчелек итә. Уллары Сергей Викторович та балаларга тарих фәненнән белем бирә.
Борюшкиннарның педагоглык эше 391 ел тәшкил итә. Виктор Павловичның да әти-әнисе педагог булган, аларның биш баласы да шушы игелекле һөнәрне сайлаган. Нина Ивановнаның бер сеңлесе химиядән укыта.
Бәйрәм очрашулары туганнарны тагын да якынайта. Узган ел Борюшкиннар да шундый бәйрәмнәрнең берсен оештырганнар. Берьюлы илле өч кеше җыелган! Традицияләрне кадерләп саклаучы гаиләнең тамыры һәрчак нык була.
Нина Ивановна белән Виктор Павлович элекке укучыларының тормышта үз урыннарын таба алуларына бик сөенәләр. Аларның үзләренең, мәсәлән, гаиләдәге иминлекне тәэмин итәргә булышучы әзер рецептлары юк. Башкалар кебек үк, алар да шаяртырга, күңел ачарга яраталар. Әмма, һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш, диләр.
Бәйрәмгә килүчеләрне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев котлады. Үзешчән артистларның чыгышы да бәйрәмгә нур өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев